“Яз гүзәле – 2018” югары уку йортлары конкурсының сайлап алу турына гаризалар кабул ителә

Катнашучы үзе турында сөйли, жюри белән аралаша һәм алдан әзерләп килгән вокал, хореография һәм башка сәнгать номерын күрсәтәчәк.

Казанда унынчы “Яз гүзәле – 2018” югары уку йортлары арасындагы конкурска гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Яз гүзәле” проекты җитәкчесе Алия Касыймова хәбәр итте.

“Без кызларның гаризаларын 14 февральгә кадәр кабул итәбез, шуннан соң сайлап алу туры үткәрәбез. Бу турда жюри 10 кызны сайлап ала. Кызлар финалга үтеп, әзерләнә башлыйлар. Быел безнең юбилей елы, яңа сәхнәгә чыгабыз. Конкурсның максаты - инде икенче ел катнашучыларга яңа белемнәр бирү”, - дип сөйләде Алия Касыймова.

Сайлап алу турында катнашучы кыз үзе турында сөйләячәк, жюри белән аралашачак һәм алдан әзерләп килгән вокал, хореография һәм башка сәнгать номерын күрсәтәчәк. Бу этаплар “Үз-үзеңне күрсәтү”, “Аш-су”, “Интеллект”, “Милли кием” һәм “Иҗат” конкурсларын үз эченә ала.

Конкурста катнашучыларга таләпләр:
- татар телен яхшы белү; 
- сөйләм культурасы;
- зирәклек; 
- грация һәм хәрәкәт пластикасы.

Чара Казан дәүләт энергетика университеты, Университетның студентлары һәм аспирантларының беренчел профсоюз оешмасы, тулай торак студентлар советы һәм “Идел” яшьләр үзәге ярдәмендә оештырыла.

Гаризаларны кабул итү 14 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурсның финал туры быел 6 мартта “Ак Барс” яшьләр үзәгендә узачак. Финалда татар һәм рус телләрендә сәхнәләштерелгән конкурс күренеше булуы көтелә. 

"Татар-информ" былтыр Гүзәл Габбасова - "Яз гүзәле" бәйгесе җиңүчесе булды, дип хәбәр иткән иде.

Татар-Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
752
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мине алдау җиңел түгел!"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
275
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
668
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
679
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
656
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1150
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы