Язучы Айгөл Әхмәтгалиева укучылары соравы буенча “Хәния” китабын бастырып чыгара
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Китапта Хәния Фәрхигә багышлап язылган әдәби-документаль бәян урнаштырылган. Популяр язучы Айгөл Әхмәтгалиева Хәния Фәрхигә багышлап язылган әдәби-документаль бәянен укучылары соравы буенча үз хисабы...
Китапта Хәния Фәрхигә багышлап язылган әдәби-документаль бәян урнаштырылган.
Популяр язучы Айгөл Әхмәтгалиева Хәния Фәрхигә багышлап язылган әдәби-документаль бәянен укучылары соравы буенча үз хисабына бастырып чыгарачак. Китап типографиягә тапшырылган, тиздән дөнья күрәчәк.
Китап “Хәния” дип атала һәм тышлыкта җырчының фоторәсеме урнаштырылган.
- Хәния Фәрхи истәлегенә “Онытылыр димә...” дип аталган китап бастырылган иде. Китапта әдәби-документаль бәян, Хәния Фәрхи белән булган интервьюлар һәм бик күп фоторәсемнәр урнаштырылган. Истәлек китабы җырчыны искә алу кичәләрендә бөтен билет сатып алучыларга таратылды.
“Әлеге “Хәния” китабын мин үз хисабыма чыгарам. “Онытылыр димә...” китабы Хәния Фәрхинең туган көненә чыгарылып, өч шәһәрдә булган концертларда тамашачыларга бирелде. Китап эчендәге зур күләмле бәян минеке иде. Концертка бара алмаган укучылар “Китапны каян алып була?” дип мөрәҗәгать итә башладылар. Хәтта “Акча җыеп булса да чыгарыйк”, дип тәкъдим итүчеләр дә булды. Шуңа да мин хәзинәдән барын туплап, укучыларга барып ирешсен дип тәвәккәлләп типографиягә тапшырдым”, - дип аңлатты Айгөл Әхмәтгалиева.
Китап зур тираж белән чыкмый, автор үз матди мөмкинлегеннән чыгып, 1000гә якын итеп бастыра. Айгөл Әхмәтгалиева китапны укучыларга нинди юллар белән җиткерәчәге турында әйтә алмады. Әлегә аның китап кибетләренә куелу-куелмавы турында билгеле түгел.
“Мин әсәрнең жанрын әдәби-документаль дип билгеләдем. Фантазиягә бик бирелмәдем. Вакыт мөмкинлек биргән кадәр аның белән аралашып яшәгән кешеләрне күреп, алар авызыннан тормыш материалларын алдым һәм артык читкә тайпылырга тырышмадым”, - диде Айгөл Әхмәтгалиева.
- Татар эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхи 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган булыр иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Хәния Фәрхи 29 июльдә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.
Фото: Салават Камалетдинов/архив
Автор: Рузилә Мөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк