Язучылар Гаяз Исхакый турында әдәби әсәр язылырга тиеш дип саный
(Яуширмә, 2 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Гаяз Исхакый турында бүгенге көнгә кадәр әдәби әсәр язылмаган. Бу хакта язучы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лау...
(Яуширмә, 2 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Гаяз Исхакый турында бүгенге көнгә кадәр әдәби әсәр язылмаган. Бу хакта язучы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Фәүзия Бәйрәмова белдерде.
Исегезгә төшерәбез, кичә Чистай районы Яуширмә авылында Г.Исхакыйның 140 еллыгы уңаеннан искә алу чарасы булып узды.
«Г.Исхакый бер «Зөләйха» әсәрен генә язып калдырган булса да, тарихта зур урын алган булыр иде, - диде Фәүзия Бәйрәмова. - Бу әсәрне ул Төркиядә яза башлаган, Чистай төрмәсендә дәвам иткән. Үзе драматург, прозаик, ул татар милләте өчен дәүләтчелек идеологы. Милли идеяләрен тормышка ашыру өчен Кытай, Японияләргә барып җиткән, Төркия Финляндияләргә юл тоткан. Татар үз дәүләте булганда гына исән калачак, дип үлгәнче милли байракны кулыннан төшермәгән».
Фәүзия Бәйрәмова үз чыгышында Гаяз Исхакыйның галимнәр тарафыннан өйрәнелмәгән чорларын да санап узды. «Кайсыгыз Архангельск губерналарына барып Исхакый эзләре буенча йөрде? Милли идеолог буларак та аз өйрәнелде. Иң күңелгә тигәне - Исхакый турында бер әдәби әсәр дә юк! Нишләп зур шәхесебез турында әсәр язылмаган? Ярый әле 15 томлыклары дөньяга чыкты».
Фото: Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк