Җыелма команда составы игълан ителде
Татарстанлылар да булачак...
Россия Олимпия комитеты Пекиндагы кышкы Олимпия уеннарына милли җыелма команда составын игълан итте. Исемлеккә 212 спортчы — 109 ир-ат һәм 103 хатын-кыз кергән. Олимпия делегациясе составында Россиядән барлыгы 419 кеше барачак. Спортчылардан тыш, Пекинга тренерлар, персонал, Россия Олимпия комитеты хезмәткәрләре баруы көтелә. Шул ук вакытта милли команда исемлегендә берничә үзгәреш булырга мөмкин — Россиягә фристайлдә өстәмә квоталар бирү мәсьәләсе хәл ителә.
Узган атнада фигуралы шуу буенча Россия Олимпия җыелма командасының төп составына Казан кызы Камилә Вәлиеваның керүе билгеле булды. Моннан тыш, хатын-кызлар җыелма командасының төп составына Анна Щербакова һәм Александра Трусова керде. Елизавета Туктамышева һәм Майя Хромых запас уенчылар итеп сайланды.
Пекиндагы Олимпия уеннарын ачу тантанасы 4 февральдә узачак. Беренче медаль комплектлары 5 февральдә уйнатыла.
Фото: олимпиада
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк