Логотип
Хәбәрләр

Җырчы Альбинаның сукыр калуында табиблар гаепле

Түбән Кама кызы Альбина Абрамова 6 айлык булып дөньяга килә. Шул сәбәпле, озак вакыт реанимациядә ята, колпак астыннан махсус җибәрелгән һаваны суларга мәҗбүр була. Кирәгеннән артыграк кислород җибәрү...

Түбән Кама кызы Альбина Абрамова 6 айлык булып дөньяга килә. Шул сәбәпле, озак вакыт реанимациядә ята, колпак астыннан махсус җибәрелгән һаваны суларга мәҗбүр була. Кирәгеннән артыграк кислород җибәрү нәтиҗәсе - табибларның саксызлыгы аркасында аның күзләренә зыян килә. Альбина сукыр кала.Түбән Камада яшәгән вакытта ул сукырлар җәмгыятенә йөреп Брайл системасы буенча язарга һәм укырга өйрәнә. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, Лаешта күрми торган балалар өчен махсус интернатта укый. Ә аннары...Ә аннары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. Биредә ул калган укучылар арасында мөмкинлекләре чикле булган бердән-бер бала... Альбина нәкъ менә шушы уку йортында укырга теләве турында әйткәч, әлеге институт турында кешеләрдән белешеп, имтиханнарга әзерләнә башлады. Җырларны радиодан тыңлап өйрәнә иде. Укырга теләге булгач, ничек инде аңа юк дип әйтәсең?! Имтиханнарын уңышлы тапшырып, үз тырышлыгы белән укырга керде. Күрми, дип тормады Винера Әхәт кызы, үз канаты астына алды аны. Түбән Камадагы барлык эшләрне хатыным Зөлфиягә йөкләп, кызым белән тәвәккәлләдек тә укырга дип Казанга чыгып киттек. Бу икебез өчен дә зур сынау булды, - дип сөйли Альбинаның әтисе Иван әфәнде.Дәвамын укыгыз...


Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА

интертат

Фото - Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк