Логотип
Хәбәрләр

Җырчы Алсу Казандагы концертында Анжела Вавилова фондына 1 млн сумлык сертификат тапшырды

Җырчы Алсу Абрамова (Алсу Сафина) кичә Казанның  «Татнефть-Арена» залында үткән концертында Анжела Вавилова хәйрия фонды директоры Владимир Вавиловка бер млн сумлык ярдәм сертификаты тапшырды. «Чит...

Җырчы Алсу Абрамова (Алсу Сафина) кичә Казанның  «Татнефть-Арена» залында үткән концертында Анжела Вавилова хәйрия фонды директоры Владимир Вавиловка бер млн сумлык ярдәм сертификаты тапшырды.

«Чит кеше борчуын, авыруын үз йөрәгегезгә кабул итеп, үзегез аша үткәрүегез өчен рәхмәт сезгә!» – диде Алсу.

Вавилов та җырчыга хоспис эшчәнлегенә, яңа стационарлар төзүгә керткән өлеше өчен рәхмәтен ирештерде. "Мин концертка җыенганда,  17 яшьлек Лениногорск кызы Гүзәл көнләшеп калды. Ул хәзер аппаратка тоташкан. Алга таба күрешүләр насыйп булсын!» – диде Вавилов.

Анжела Вавилова фонды Владимир Вавиловның кызы исемен йөртә. Иганәче аны кызының вакытсыз вафатыннан соң ача. Фонд 2003 елдан бирле эшли. Ул ДРКБның онкогематология бүлегендә дәваланучы балаларга һәм балалар хосписына ярдәм итә.

Концерттан соң журналистлар белән очрашу вакытында Алсу хәйриячелеккә мөнәсәбәтен белдерде. «Мин күп еллар бу юнәлештә эш алып барам. Күңелем шулай куша. Бу юлы да үзем теләдем», – диде ул.

Алсу Абрамова Казан концертыннан кергән акчаларны балалар йортлары, интернатлар,  күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, медицина учреждениеләре һәм ветераннарына бүлеп бирергә карар иткән.

 

 Фото: Рами Гали

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк