Җырларыңны тыңлап юанабыз
Халыкта үлгән кешенең җаны күбәләк, күгәрчен булып кайта дигән ышану бар. Кайбер кешенең төшенә керә, нәрсәдәндер кисәтә, хәбәр җиткерә. Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә ханым шәхси аккаунтына видеоязма...
Халыкта үлгән кешенең җаны күбәләк, күгәрчен булып кайта дигән ышану бар. Кайбер кешенең төшенә керә, нәрсәдәндер кисәтә, хәбәр җиткерә.
Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә ханым шәхси аккаунтына видеоязма урнаштырган. Пост итеп ул апасын сагынуын, һаман да йөрәкләрне өзгәләүен белгерткән. Өйгә кергән күбәләк белән сөйләшеп, апасының хәл-әхвәлен сораша. Күбәләккә апасына эндәшкәндәй, «Кояшым» дип дәшә. Инста дуслары тавышыгыз бик охшаган, Хәниянеке кебек бит, җырларын тыңлап юанабыз дигән комментарийлар калдырганнар.
Вакыт үтә, гомерләр уза... Әмма, моң алиһәсе Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә күңел һич тә ышанмый. Кайда гына булса да, бик сагынып искә алалар җырчы Хәниябезне. Ул, үзе моңланганча, гомерен мәңге сүнмәс, сүрелмәс җыр итеп китте.
Бүген бездән аларга бары тик дога гына кирәк. Никадәр күбрәк дога кылсак, шулкадәр күбрәк файда китерәчәкбез. Әлеге язмабыз, сеңлесенең хатирәләре дә дога булып ирешсен иде.
Г.Гыймадиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк