Хәбәрләр
Җырлы-биюле «Зәлидә» уены узачак
җырлы-биюле «Зәлидә» уены узачак
9 августта 19.00дә Бауман урамы, 24 нче йорт каршында («Кремль» метро станциясеннән ерак түгел) җырлы-биюле «Зәлидә» уены узачак. Татар биюе буенча мастер-классны Казан Мэриясе оештыра. Әлеге уен – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы.
«Зәлидә» җырлы-биюле уены буенча мастер-классны халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева, фламенко биюе остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина үткәрәчәк.
Чара җанлы музыка астында узачак. Биючеләргә баянчы Газинур Равилов, төрле музыка уен коралларында уйнаучы Айдар Әбдрәхимов, кубызда уйнаучы Фәнил Вилданов ярдәмгә килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк