Юлия Началованың хәле киcкенләшкән
Пәнҗешәмбе көнне кич массакүләм мәгълүмат чаралары җырчыда «отёк мозга» башлануын хәбәр итте. Юлиянең хәлен ике яклы пневмония тагын да катлауландыра. Әлеге выакытта халәте бик авыр дип бәяләнә. Бере...
Пәнҗешәмбе көнне кич массакүләм мәгълүмат чаралары җырчыда «отёк мозга» башлануын хәбәр итте. Юлиянең хәлен ике яклы пневмония тагын да катлауландыра. Әлеге выакытта халәте бик авыр дип бәяләнә.
Беренче тапкыр челтәрдә җырчының сәламәтлеге канда шикәрнең күтәрелүе һәм подагра нәтиҗәсендә кискен начарланган дигән хәбәр таралды. Шуннан соң Юлияга кызыл волчанка диагнозы куйганнар. Әмма ул вакытта артистканың пиар-менеджеры җырчыдагы аутоиммун авыруы турында мәгълүматны расламады. «Мин медик түгел һәм моны ничек аңлатырга да белмим. Әлегә сорауларга сезнең кебек үк, җавап таба алмыйм», − дип Анна Исаева«СтарХит»ка хәбәр иткән.
Анна сөйләвенчә, җырчының аягында гангрена башланган булган. Табиблар аны ампутацияләргә җыенса да, артистканың авыр хәле моны эшләргә мөмкинлек бирми. Нәтиҗәдә, ялкынсыну бөтен организмга тарала һәм медикларга Юлияны ясалма кома халәтенә кертергә туры килә. Хәзер җырчыда «отёк мозга»диагнозы куелган. «Юлия хәле авыр дип бәяләнә, — ди Исаева. −Гаиләдә фаҗига. Без аның тизрәк терелүен телибез. Безгә бик авыр».
Автор: Александра Иванова
Фото: Legion-media
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк