"Юность” мәдәният йорты һәр балага сәхнәдә чыгыш ясау хокукы бирә
(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанның “Юность” мәдәният йорты һәр теләгән балага сәхнәдә чыгыш ясау хокукы бирә. 19 майда мәдәният йорты скверында узачак “Мәрхәмәтлелек ул – син”...
(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанның “Юность” мәдәният йорты һәр теләгән балага сәхнәдә чыгыш ясау хокукы бирә. 19 майда мәдәният йорты скверында узачак “Мәрхәмәтлелек ул – син” бәйрәмендә шундый шанс бирелә. Бу хакта “Татар-информ”га “Юность” мәдәният йорты директоры урынбасары Азат Фазылҗанов хәбәр итте.
“19 майда, үзебезнең мәдәният йорты скверында, “Мәрхәмәтле Казан” проекты кысаларында, “Мәрхәмәтлелек ул - син” дигән бәйрәм уздырачакбыз. Аның максаты – социаль оешмаларда, аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны актив тормыш рәвешенә чакыру, яшь буында мәрхәмәтлелек, хөрмәт, дуслык, җаваплылык хисләре тәрбияләү”, – диде урынбасар.
Программада төрле уеннар, конкурслар, мастер-класслар каралган. Шулай ук бәйрәм кунакларын “Юность” мәдәният йортына йөрүче талантлы балалар, иҗат коллективлары, якындагы балалар бакчасы балалары катнашындагы бай эчтәлекле концерт көтә. Шулай ук пионерия чорына тарихи сәяхәт тә оештырылачак.
Бәйрәмгә төрле мәктәп, уку йортлары студентлары, ветераннар чакырылган.
“Ачык һавада бу безнең беренче хәйрия чарасы. Ә мәдәният йортында инде без мондый проектларны еш уздырып торабыз. Ишегалдында зур банер куябыз. Бәйрәм кунаклары “Мәрхәмәтлелек ул - ...” дигән җөмләне дәвам итәргә тиеш. Ә чараның төп кульминациясе дип мин, “Ачык микрофон”ны атар идем. Бу көнне һәр теләгән бала сәхнәгә күтәрелеп, үз осталыгын күрсәтә алачак”, - диде Азат Фазылҗанов.
- Бәйрәм чарасы 11. 00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк