Логотип
Хәбәрләр

Южно-Сахалинск шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл куярга җыеналар

Сахалин өлкәсе хөкүмәтендә Тукай һәйкәлен урнаштыру мәсьәләсе буенча экспертлар утырышы узган. Южно-Сахалинск шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл куярга җыеналар. Бу турыда Татарстан Фәннәр академиясе ...

Сахалин өлкәсе хөкүмәтендә Тукай һәйкәлен урнаштыру мәсьәләсе буенча экспертлар утырышы узган.

Южно-Сахалинск шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл куярга җыеналар. Бу турыда Татарстан Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

"27 апрельдә Сахалин өлкәсе хөкүмәтендә Южно-Сахалинск шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлен урнаштыру мәсьәләсе буенча экспертлар утырышы узды. Утырышта доклад белән Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Төбәкне өйрәнү һәм иҗтимагый-мәдәни тикшеренүләр үзәге мөдире Л.М. Айнутдинова чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында аерым игътибарны Татарстан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе арасында хезмәттәшлек итүне көчәйтүгә бирде", диелгән әлеге хәбәрдә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021