Зәйдә яшүсмерләр арасында үткәрелгән җинаятьчелеккә каршы чараларга анализ ясадылар
Район башлыгы Разиф Кәримов катнашындагы әлеге чара яңа форматта “Энергетик” Мәдәният сараеның конференц-залында оештырылды. Зәйдә “Яшүсмерләр арасында җинаятьчелеккә анализ, балигъ булмаганнар арасы...
Район башлыгы Разиф Кәримов катнашындагы әлеге чара яңа форматта “Энергетик” Мәдәният сараеның конференц-залында оештырылды.
Зәйдә “Яшүсмерләр арасында җинаятьчелеккә анализ, балигъ булмаганнар арасында сукбайлык һәм хокук бозуларны кисәтүдә профилактикалау системасы органнарының үзара хезмәттәшлеге” темасына “түгәрәк өстәл” үтте. Район башлыгы Разиф Кәримов катнашындагы әлеге чара яңа форматта “Энергетик” Мәдәният сараеның конференц-залында оештырылды, дип яза җирле басма.
Анда профилактикалау субъектлары вәкилләре, кайбер авыл җирлекләре башлыклары, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Төп чыгышларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков, ТР тикшерү идарәсенең Зәй районара бүлеге җитәкчесе Рамил Исмәгыйлев, җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Альфред Сафиуллин ясады.
Әлеге мәсьәләнең тикшерүгә чыгарылуы очраклы түгел, чөнки быелның 6 аенда, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар, җинаять кылуларның үсүе күзәтелә. Алга таба аңа юл куймау өчен профилактикалау чараларының нәтиҗәлелегенә ирешү зарур. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар хокук бозуларның һәр фактына аерым тукталып, тәрбия эшенең кайсы өлешендә эшләп бетермәү, нинди чараларның бернинди уңай нәтиҗә дә бирмәвен анализладылар, нәтиҗәлелеккә ирешү максатында күп кенә яңа тәкъдимнәр керттеләр.
Фото:zainsk-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк