Зөлфәт Зиннуровны хатыны алдаган
Кичә Зөлфәт Зиннуровның хатыны белән беренче тапкыр күрешкән көннәре булган икән. Бу хакта ул үзенең инстаграмында хәбәр итте. «Бу 2010 нчы елның 2 августында төшкән фото. Нәкъ менә бу елны, 17 нче м...
Кичә Зөлфәт Зиннуровның хатыны белән беренче тапкыр күрешкән көннәре булган икән. Бу хакта ул үзенең инстаграмында хәбәр итте.
«Бу 2010 нчы елның 2 августында төшкән фото. Нәкъ менә бу елны, 17 нче мартта хатын белән күрештек. Кичке сәгать 9, Дубравная урамындагы тукталышка машинам бн килеп туктадым. Вак кына кар ява... Килә берәү, чәчләрен көдрәләткән, башына кимәгән, муены ачык... Минем беренче сүз: «Башыңа ки!» Аннан дискотекага киттек. Шуннан эләктем инде... Гадәттә, мондый даталарны ир-атлар хәтерләми. Ләкин минем күңелемдә нык уелып калган», дип яза Зөлфәт.
Әле иң истә калганы, Гөлназ аңа малай алып кайтырга вәгъдә иткән булган, «Күргән юк әле, заразы», дип язган алып баручы.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк