Зөлфирә Шәйдуллина белән Алмаз Мирзаяновтан шатлыклы хәбәр
Алмаз белән Зөлфирәнең күптән түгел никахы узды кебек. Әмма тантанадан инде ярты елга якын вакыт узган икән. Ялларда яшь пар гөрләтеп туй уздырды. Гөлләрдәй матур парны бар татар инстаграмы котлады....
Алмаз белән Зөлфирәнең күптән түгел никахы узды кебек. Әмма тантанадан инде ярты елга якын вакыт узган икән. Ялларда яшь пар гөрләтеп туй уздырды.
Гөлләрдәй матур парны бар татар инстаграмы котлады. Туйда булган артистлар да котлаулы язмаларын урнаштырдылар. «Мирзаяновлар! Фазлыевлар сезне тагы бер кат чын күңеленнән котлый! Бәхетле булыгыз!
Гөрләп кирәк яшәргә! Туй нык шәп булды! Рәхәтләнеп ял иттек», – ди Азат Фазлыев.
Котлауларга танылган скрипкачы Динә Закирова да кушыла: «Сюрпризлар ясап сөйгәннәрен сөендерә алган кешеләргә исем китә минем, Алмаз шундыйлардан!».
Котлауларга без дә кушылып, яшь гаиләгә озын һәм тигез гөмер, чәчкәләргә күмелгән юллар телибез.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @zulfira_shaydullina
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк