Зөлфирә Шәйдуллинаны нәрсә борчый?
Төнлә уйланып ятып, йоклый алмаган кешеләр шактый күп. Берсен уйлый башлыйсың, икенчесенә күчәсең... Шулай бер уйдан төер килеп чыга, таң атканын сизмиче дә каласың. Ял көннәрендә популяр җырчы Зөлфи...
Төнлә уйланып ятып, йоклый алмаган кешеләр шактый күп. Берсен уйлый башлыйсың, икенчесенә күчәсең... Шулай бер уйдан төер килеп чыга, таң атканын сизмиче дә каласың.
Ял көннәрендә популяр җырчы Зөлфирә Шәйдуллина да йоклый алмыйча азапланып алган. Артистканы эшләнеп бетмәгән эшләре борчыган икән. «Төнлә йокы бөтенләй булмады бүген. Ни өчен дисезме? Уйладыыыым... Ну патамушта еллар буе хыялланып йөргән эшләрне, максатларны әәәәй, бүген арыдым, иртәгә тотынам, яисә дүшәмбедән тоооощно башлыйм дип калааа... Калган эшкә кар ява бит... Ни дим, әйдәгез әле, карлар яуганчы тотыныйк без бу эшкә! Күпме сузарга була инде?» – дип язган Зөлфирә.
Моннан тыш, җырчы яңа елга кадәр тормышка ашырасы калган планнары булән бүлеште. Исемлектә: ике китап укырга, 5-6 кг ябыгырга, чәч үстерергә, бассейнга йөри башларга, матур җыр яздырырга.
Ә Сезнең яңа елга кадәр нәрсә эшлисе калды?
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @zulfira_shaydullina
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк