Зәмирә Рәҗәпова кортлы коктейльләр сата?
Зәмирә Рәҗәпованың NL компаниясендә эшләгәнен, ябыгырга теләүчеләргә коктейльләр сатканын, әйбәт эшләгәне өчен мерседес машинасына лаек булганын без белә идек инде. Зәмирәгә еш кына ул коктейльләр хим...
Зәмирә Рәҗәпованың NL компаниясендә эшләгәнен, ябыгырга теләүчеләргә коктейльләр сатканын, әйбәт эшләгәне өчен мерседес машинасына лаек булганын без белә идек инде. Зәмирәгә еш кына ул коктейльләр химия бит, аларда корт бар икән дигән шелтәләр ишетергә туры килә икән.
Зәмирә бу имеш-мимешләрне таратмакчы була. Кайчан да булса химиянең кортлаганын күргәнегез бармы сезнең, ди ул. Кортларга да бит биологик комфорт кирәк, ди. Зәмирә моны тикшереп карарга була һәм ясалган коктейльне тәрәзә төбендә калдыра, өч көннән соң ул сасый, өсте йонлана. Химия булса, болай булмас иде, ди ул, димәк продукт тулысынча органик. Ул бу коктейльләрне балаларга бирелә торган смесьләр белән чагыштыра. Спортсменнар да, космонавтлар да, операциядән соң да коктейльләр эчәләр икән. «Дөнья күләмендә операциядән соң авыруларга коктейль бирәләр, ашарга җиңел, витаминнарга бай. Космонавтлар жиһанга очкач коктейль эчә. Спортсменнар эчә. Һәм безнең проектта ябыккан 500ләп хатын-кыз шулай ук эчте һәм кайберләре хаман эчә, чөнки тәмле, җиңел, файдалы. Аена 2,5 миллиард сумлык товар әйләнеше булган, Европа сату әйләнеше берлегендә торучы, 18 еллык тәҗрибәсе булган #nl_int компаниясенә ни өчен банкада, пакетта корт сату кирәк икән???!!! Алар бит аны Татарстанда гына сатмый, бу халыкара компания. Неужели 18 ел дәвамында беркем дә белмәгән корт сатканнарын, һәм Татарстанга килгәч кенә татар апалары моны ачыклаган. Юк, сезнен үзегезгә кызык түгелме?», дип яза ул.
Ә сез ничек уйлыйсыз?
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк