Зәмирә Рәҗәпова: «Туктагыз мине тормышка өйрәтүдән! Мин беркемгә дә берни дә тиеш түгел!»
Интернетта ачы телле кеше күп. Гади кешеләрнең сәхифәләрендә көнчеләр аз булса, йолдызларның социаль челтәрләре һәм төркемнәрендә мондый кешеләрнең саны артып китә. Кайберәүләр артистлар әхлаксыз укуч...
Интернетта ачы телле кеше күп. Гади кешеләрнең сәхифәләрендә көнчеләр аз булса, йолдызларның социаль челтәрләре һәм төркемнәрендә мондый кешеләрнең саны артып китә. Кайберәүләр артистлар әхлаксыз укучыларны түзеп торырга тиеш дип саный, чөнки бу популярлыкның икенче ягы. Әмма бу фикер белән алып баручы Зәмирә Рәҗәпова бер дә килешми.
Бүген Зәмирә инстаграмында укучыларына багышлап пост язган. Биредә ул оят булмаган укучыларына мөрәҗәгать итә. «Хөрмәтле кайбер «акыллы» подписчиклар!!! Туктагыз мине өйрәтүдән. «Менә шулай эшләргә кирәк...», «аңа охшаган булырга кирәк...», «сиңа шундый булырга кирәк...», «син булырга тиеш ...». МИН БЕРКЕМГӘ ДӘ БЕРНИ ДӘ ТИЕШ ТҮГЕЛ!!!!», – дип ачулана ул.
Постны күреп укыган хезмәттәшләре Замирәне хупладылар. Аны яратып укучылар да читтә торып калмадылар: «Тәртипле, әдәпле кеше беркайчан кешене өйрәтми. Кемнең уз тормышы тәрбиясе юк, шундыйлар өйрәтә инде ничек яшәргә, ничек эшләргә», «Мин күптән көтә идем инде бу сүзләрне, молодец Зәмирә!», дип пост астында язганнар.
Ә Сез Зәмирәнең фикере белән килешәсезме?
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @zamira266
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк