Завод булсын, тик калдыкларны аерып җыю нормасын кертергә кирәк – Дәүләт Советы депутаты
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Чүп яндыру заводы кирәк, ул заманча булырга тиеш, тик калдыкларны аерып җыю нормасын кертергә кирәк. Дәүләт Советы депутаты Рафаэль Юнысов шушы...
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Чүп яндыру заводы кирәк, ул заманча булырга тиеш, тик калдыкларны аерып җыю нормасын кертергә кирәк. Дәүләт Советы депутаты Рафаэль Юнысов шушы тәкъдимен кертте.
Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында “Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында” 400-5 нче санлы Татарстан Республикасы закон проекты турында сүз барды. Аны депутат Артем Прокофьев тәкъдим иткән иде. Аның төзәтмәләре торак пунктлар территорияләрендә чүп яндыру заводлары төзелешен һәм аларның торак пункт чикләреннән 10 км дан якынрак урнашуын тыюга кагылышлы булды. Закон проекты кире кагылды.
Парламентарийлар чүп яндыру заводы төзүгә карата фикерләрен җиткерде. “Депутат Рафаэль Юнысов бу сорауның үтә дә актуаль булуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, завод төзегәндә нинди критерийлар исәпкә алынырга тиешлеге, галимнәр бәяләмәсе, фикере дә кирәк. “Завод вариантын сайлаганда, барлык мәсьәләләр хәл ителгәнен, таләпләргә җавап биргәнен карарга кирәк. Файдага булуын кайгыртырга кирәк. Завод кирәк, ул заманча булырга тиеш, тик калдыкларны аерып җыю нормасын кертергә кирәк. Полимер, пластик бар. Һәр чүп төренең үз характеристикасы бар, аларны бергә эшкәртергә ярамый, юкса әллә нинди химик реакцияләргә керүләребар”, - ди Юнысов.
Комитет рәисе Таһир Һадиев депутатның тәкъдимен кабул итте. “Бүген республикада программа эшләнгән, Хөкүмәт территориаль урнашу схемасын раслады. Безгә бу мәсьәләгә җитди карап, чүпне сортларга аерырга кирәк. Шундый бурыч тора. Бу эзлекле системалы эш, бер көнлек эш түгел. Без бу проблемага битараф түгел”, - дип белдерде ул.
Шулай ук бүген 2019 елдан атмосферага күпме зарарлы матдә чыгарылуын исәпкә алу таләбе кертелү билгеле булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
12 сентября 2025 - 11:25
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
10 сентября 2025 - 14:00
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
9 сентября 2025 - 15:00
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
7 сентября 2025 - 10:00
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
4 сентября 2025 - 16:00
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
1 сентября 2025 - 10:00
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
31 августа 2025 - 14:19
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк