Үзенчәлекле балаларга - үзенчәлекле бәйрәм
Бүген, 12 сентябрь көнне, Горки-Әмәт урманында үзенчәлекле балалар өчен көзге велосипед ярышлары узды. Әлеге чара өченче тапкыр "Альпари" кибетләре , Казан шәһәренең Совет районы администрациясе, АНО...
Бүген, 12 сентябрь көнне, Горки-Әмәт урманында үзенчәлекле балалар өчен көзге велосипед ярышлары узды. Әлеге чара өченче тапкыр "Альпари" кибетләре , Казан шәһәренең Совет районы администрациясе, АНО "Добрая Казань" хәйрия фондлары ярдәмендә оештырыла. Бәйрәм балаларның чыгышлары, биюләр белән башланды. Бәйрәмгә чакырылган балаларга махсус яраклаштырылган велосипедлар буләк ителде. Узган ел 4 бала велосипед алу бәхетенә ирешсә, быелга ул сан -10. Сәламәтлеге чикләнгән балалар 380 метрлы трассада көч сынашып, үзләренең җиңүгә омтылышларын исбатладылар. Бәйрәм ахырында һәрбер бала медаль һәм диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк