“Үзгәреш җиле” фестивале быел Казанда ике көн үткәреләчәк
Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында бәйгедән тыш программа буларак, “Ветер перемен” документаль фильмы тәкъдим ителде. Быел “Үзгәреш җиле” фестивале Казанда ике көн - 30 ноябрь һәм 1...
Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында бәйгедән тыш программа буларак, “Ветер перемен” документаль фильмы тәкъдим ителде.
Быел “Үзгәреш җиле” фестивале Казанда ике көн - 30 ноябрь һәм 1 декабрь көннәрендә булачак. Бу хакта Солтан Сөнгатуллинның “Ветер перемен” документаль фильмын тәкъдим итү тантанасында күренекле җырчы һәм педагог Венера Ганиева хәбәр итте.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында бәйгедән тыш программа буларак, “Ветер перемен” документаль фильмы тәкъдим ителде.
- “Ветер перемен” документаль фильмының режиссеры – Солтан Сөнгатуллин, сценарий авторы – Алексей Барыкин. Фильмда махсус куелган кадрлар юк. Барысы да репетиция һәм концертлар күренешләреннән монтажланган. Фильм бары тик рус телендә генә эшләнгән. Ул 52 минут бара.
“Миңа бу проектта зур эш йөкләнгән. Мин җырчыларның тавыш мөмкинлекләрен исәпкә алып, аларга җыр сайлыйм. Бу - бик җитди эш. Мин сәгатьләр буе архивларда утырдым. Озак еллар башкарылмаган “Ком бураны” кебек җырларны искә төшердем, - диде Венера Ганиева. – Яшьләр хәзер тамашачының күңелен ача торган җырлар сайларга ярата, алар мирасны оныта башладылар. “Үзгәреш җиле” шушы онытыла башлаган җырларны торгызды. Бу җырларның яңача яңгырашын яшьләр отып алып, алар яңгырый башлар. Мин проектның дәвамы булачагына бик шатмын”.
Венера Ганиева тамашачыны фестиваль концертларына чакырды.
Рузилә Мөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк