“Үзгәреш җиле” III Татар җыры фестивале югары дәрәҗәдә үтәчәк - Вадим Эйленкриг
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Фестиваль "Татар җырлары яңа яңгырашта" шигаре белән уза, ди музыкант. Быел “Үзгәреш җиле” III Татар җыры фестивале "Татар җырлары яңа яңгырашта" шигаре белән узачак. Фестивальгә әзерләнү эшләре дәва...
Фестиваль "Татар җырлары яңа яңгырашта" шигаре белән уза, ди музыкант.
Быел “Үзгәреш җиле” III Татар җыры фестивале "Татар җырлары яңа яңгырашта" шигаре белән узачак. Фестивальгә әзерләнү эшләре дәвам итә. Бу хакта IT-паркта – Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә дөньякүләм танылган музыкант, трубада уйнаучы Вадим Эйленкриг хәбәр итте.
"Фестивальнең төп максаты – татар телендә музыка, җырларны дөнья сәхнәсенә алып чыгу һәм таныту. Фестиваль 2016 елда башланып китте. Беренче мәртәбә 5-6 ноябрь көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында, соңыннан 4 декабрьдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда узды. Икенче фестиваль 1 декабрьдә булды. Бик күп фикерләр ишетергә туры килде. Алар арасында тискәресе дә, уңае да булды. Быел барлык нечкәлекләрне дә исәпкә алып эш итәргә, барысын да югары дәрәҗәдә үткәрергә тырышачакбыз. Күпләр "Үзгәреш җиле"ннән шоу көтә, ләкин безнең максат тамашачыны гәҗәпләндерү түгел. Татар җырларын яңа яңгырашта, яңа форматта бирәсебез килә", - диде музыкант.
Вадим Эйленкриг сүзләренчә, "Үзгәреш җиле” фестивален таныту һәм халыкка проектның асылын җиткерү өчен массакүләм мәгълүмат чаралары актив эшләргә тиеш. "Фестиваль хакында аз язалар һәм күрсәтәләр. Мөгәен, шуңа күрә тамашачы аны аңлап җиткерми. Фестиваль ярдәмендә татар телен, мәдәниятын үстерәсе килә. Җырчыларның татар җырларын латиноамерика, джаз, мюзикл, этно стильләрендә башкаруы - үзенчәлекле күренеш. Фестивальгә тәҗрибәле рәссам, музыкант, җырчы, режиссер, музыкаль төркемнәр дә чакырулы", - диде ул.
Фестивальгә әзерләнү эшләре дәвам итә. Вадим Эйленкриг фикеренчә, ул башка еллардан аермалы булачак.
Фото: Салават Камалетдинов
Автор: Ләйлә Хакимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
21 сентября 2025 - 21:00
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
12 сентября 2025 - 11:25
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
10 сентября 2025 - 14:00
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
9 сентября 2025 - 15:00
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
7 сентября 2025 - 10:00
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
4 сентября 2025 - 16:00
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
1 сентября 2025 - 10:00
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк