Логотип
Хәбәрләр

Зилә Сөнгатуллина “ТНВ”да рояль булмавына канәгатьсезлеген белдерде

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә кафедра мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина “ТНВ” телеканалында рояль булмавына гаҗәпләнүен б...

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә кафедра мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина “ТНВ” телеканалында рояль булмавына гаҗәпләнүен белдерде. Бу хакта ул кичә Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының музыка сәнгате үсешенә багышланган утырышында белдерде.

“ТНВ” дип сөйлибез, бөтен дөньяга күрсәтәбез. Нигә анда бер рояль да юк? Без киләбез, җырлый алмыйбыз. Электропианино белән азапландык. Ключарев уйнаган рояль кая? Әгәр зур пианист килсә, аны ничек күрсәтеп булыр иде телевидениедән? Чабаксарда да, Йошкар-Олада да телевидениедә яхшы рояль тора. Бу безнең мәдәниятнең күрсәткече”, - дип белдерде Зилә Сөнгатуллина.

Җырчы М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында милли сәнгать өчен күп эш башкарылуын билгеләп узды. 7-8 татарча спектакль куелынуы зур казаныш дип атады.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк