Зөлфия Шакированы котлыйбыз!
Бүген Татарстанның халык, Башкортостанның атказанган артисты Зөлфия Шакированың туган көне. Хәләл җефетен котлап, Җәвит Шакиров шигырь язып урнаштырган.
Бүген Татарстанның халык, Башкортостанның атказанган артисты Зөлфия Шакированың туган көне. Хәләл җефетен котлап, Җәвит Шакиров шигырь язып урнаштырган.
«Син минем өчен Ходай бүләге! Сәламәт, бәхетле булып, тамашачыларны, балаларны, оныкларны сөендереп яшик әле, җаным.
Без икебез – бербөтен!
Кочагыма килеп сарыл син,
Йөрәк кылларыма кагыл син.
Мәхәббәтле тормыш җырымның,
Моңы булып кына агыл син.
Бәхетнең дә була төрлесе,
Алтынның да була көмеше.
Без икебез инде бер бөтен,
Без икебез куптән бер кеше.
Башларыңны салып иңемә,
Тының белән мине иркәлә.
Чәчләреңне җилләр туздырсын,
Бу төш түгел, иркәм, өн булсын.
Бәхетлеме син, дип сорама,
Күзләремә кара – аңларсын.
Күзләр, алар, күңел көзгесе,
Соравыңа җавап табарсың», – дип язган җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарийлар
0
0
Золфия ханым! Саулык сэлэмэтлек, жырлап яшэгез эшлэрегез ун булсын ижади унышлар телим сезгэ! Жэвит белэн бик матур парсыз! Бэхетле булыгыз! Сезне бик яратам! Туган конегез белэн!
0
0