Зуля Камалованың татарча альбомы өчен тагын 8 мең сум акча җыясы калган
Зуля Камалованың Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылачак альбомы өчен тагын 8 мең сум акча җыеласы калган. Әлеге акча “Планета” платформасында алдагы 10 сәгать эчендә җыелып бетәргә тиеш. Зуля Камало...
Зуля Камалованың Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылачак альбомы өчен тагын 8 мең сум акча җыеласы калган. Әлеге акча “Планета” платформасында алдагы 10 сәгать эчендә җыелып бетәргә тиеш.
Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллинаның “Алты көн ярату” шигырьләр циклына татарча яңа альбом яздыру өчен краудфандинг ысулы белән акча туплавы турында 28 майда игълан ителгән иде (https://planeta.ru/campaigns/zulyakamalova). Әлеге платформада 250 мең сум акча җыелырга тиеш. Хәзерге вакытта 202 кеше барлыгы 242060 сум акча күчергән. Бу - соралган сумманың 96 проценты.
Проект голланд музыканты Михиль Холландның саунд-продюсерлыгы белән башкарылачак. Альбом “Алты көн ярату” дип атала.
Рус этнографы, фольклор җырчысы Сергей Старостин, татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай, язучы һәм журналист Радмила Хакова, җырчы Юлия Җиһаншина, музыкант Дмитрий Бикчәнтәев, композитор Эльмир Низамов, дөньякүләм танылган музыкант Айдар Гайнуллин, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина социаль челтәрләр аша кешеләрне бу проектка ярдәм итергә чакырдылар. Галим һәм журналист Илшат Сәетов татар кешесенең мондый милли проектларга акча бирергә өйрәнәсенә ышана.
Фото: Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк