Зур шәһәрдә балалар Сабан туе үткәрергә җыеналар
(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Бүген Кызыл Гвардия районы хакимиятендә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин, Татар мил...
(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Бүген Кызыл Гвардия районы хакимиятендә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин, Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәис Яркәевның Кызыл Гвардия районы хакимияте башлыгы Евгений Разумишкин белән очрашуы узды. Очрашуда Петербургта беренче балалар Сабан туе уздыру хакында сөйләштеләр. Бу турыда Санкт-Петербург өлкәсендә Татарстан вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Евгений Разумишкин кунакларга район, аның мәдәният һәм сәнәгать объектлары турында сөйләде.
Очрашуда уртак мәдәни чараларны, сәнгать күргәзмәләрен һәм турнирларны оештыру һәм үткәрү мәсьәләре буенча фикер алыштылар. Төп мәсьәлә буларак “Петербургта балалар Сабан туе 2018” оештыру һәм үткәрү каралды. Бу Санкт-Петербургта үткәрелә торган беренче балалар Сабан туе булачак.
Очрашу азагында алга таба да хезмәттәшлек, мәдәният, икътисад һәм туристлык өлкәләрендә эшлекле элемтәләрне җайга салу турында килештеләр, диелә әлеге хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк