Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектакле

Бу спектакль Әтнә театрында күп еллар элек инде сәхнәләштерелгән булган. Димәк, хәзерге куелыш тамашачылар хәтерендә истәлекләрне кузгатып, яңача, яңа сулыш, яңа ачыш һәм табышлар белән сәхнәгә кире кайту ул. Режиссер Илдар Хәйруллин белән беренче эшләвебез, бер дулкынга көйләнү кыен булмады. Әсәр дистә еллар элек язылган булса да, бүген дә актуальлеген югалтмаган. Булганның кадерен белү, бер көнлек хисләргә бирелмичә, мәңгелек кыйммәтләрне саклап калу кебек, кешелекне гомер-бакый борчыган сорауларга җавап эзләү – режиссерның да, димәк, сәхнәдә уйнаучы артистларның да җиткерәсе килгән фикере әнә шул. Классик әсәрләрнең тәме еллар узган саен җетеләнә бара, дигән гыйбарәне истә тотып, премьерабыз уңышлы булыр дигән өметтә калам.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 март 2023 - 11:16
-
22 март 2023 - 15:43
-
22 март 2023 - 10:02
-
20 март 2023 - 14:19
-
18 март 2023 - 14:21
-
17 март 2023 - 09:26
-
16 март 2023 - 16:40
-
16 март 2023 - 13:36
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте