Логотип
Якыннан килеп кара

Йөрәккә үтәрлек комедия

Коллективның бу әсәргә тук­талуы очраклы түгел: талантлы актер, сценарист, драматург Александр Коровкин үзенең комедиясендә бүген күпләрнең үзәгенә үткән күңелсез хәлләрне яктырткан. Пьесаның эчтәле...

Коллективның бу әсәргә тук­талуы очраклы түгел: талантлы актер, сценарист, драматург Александр Коровкин үзенең комедиясендә бүген күпләрнең үзәгенә үткән күңелсез хәлләрне яктырткан. Пьесаның эчтәлеге болайрак: ерак бабаларыннан мирас булып калган шәһәр үзәгендәге борынгы, зиннәтле йортта апа белән сеңел яши. Алар икесе дә гомерләрен табиб һөнәренә багышлаган, бүген инде лаеклы ялда. Тик, күпләр картларга үз йортла­рында тыныч кына яшәргә ирек бирми, алдау юлы белән тарихи истәлек булып торган йортны үзләштереп акча эшләргә тели.

Чынлап та, без моңа охшаш вакыйгаларны көн саен диярлек ише­теп, күреп торабыз. Уңдырышлы туфракны әрсез чүп үләне баскандай, бала акылы кергән карт­ларны алдап, җиңел юл белән акча эшләргә теләгән явызлар җәмгыятебездә күбәйгәннән күбәя. Бик күңелсез хәл, андыйларны кеше дип әйтергә дә тел әйләнми. Тик иҗатчылар тамашачыларны тет-рәндереп, авыр уйларга салмый, киресенчә, спек­такль үтә кызыклы килеп чыккан.

Спектакльнең уңышына күп нәрсә сәбәпче. Шуларның берсе – рольләрне дөрес бүлү. Образлар актерларның һәркайсына килешеп тора, берсен-берсе тулыланды­ра. Төс-башлары, холыкла­ры белән бөтенләй охшаш­маган ике әби вак-төяк эш белән шөгыльләнеп, җиңелчә чәкәләшеп яткан­да, йортка рөхсәтсез-нисез ышанычлы, эре, җитез адымнар белән кечкенә буйлы, юантыграк гәүдәле Байбакин (Руслан Вахитов) уза, керү белән картларга карата тупаслык күрсәтә, һавалы сөйләшеп кай­бер әйберләргә ачыклык кертә башлый. Йортның мәйданы күпме? Кемнәр пропискада?.. Шулай картларны кыйратып йөргәндә бәхеткә кар­шымы, әллә киресенчә, бәхетсезлеккәме, Байба­кин ялгыш тычкан өчен әзерләнгән агулы ризык кабып егыла, мәрткә китә.

Йорт хуҗаларының шушы хәлдән чыгарга тырышып, куркуларыннан кылган эшләре зур осталык белән, җентекләп көлкеле тасвирланган. Җиңел сөякле, йомшак тавыш­лы, үтә беркатлы Розалия (Башкортстанның атказан­ган артисты Рима Клю­чарева) кискен хәл килеп тугач югалып кала, аның зиһене тарала, каушап, чит кешеләр янында ярама­ган сүзләр сөйләп, хәлне тагын да катлауландыра, эшне бөтенләй боза яза. Ә Гүзәлия (Башкортстанның атказанган артисты Рәсилә Сәлимгәрәева) кырыс­рак холыклы, туры сүзле, тапкыррак, үзен тиз арада кулга ала, сеңелесенең ялгыш сүзен төзәтергә, кыенлыктан чыгарга омтыла. Апаларын чын күңелдән коткарырга теләп, түрә Байбакинның мәетен инвалидлар арба­сына салып, ут капкандай, арбаны әле анда, әле монда этеп йөгергәләп йөргән әбиләрнең туганы Ро­бертны (Марат Хәсәнов) күзәтү дә тамашачы өчен мавыктыргыч. Мәскәүдән кайткан Роберт та йортны сатып, үзенең акча белән бәйле проблемаларыннан котылырга тели, тик ул Байбакин кебек оятсыз, әхлаксыз, юньсез түгел. Тамашачы аны белемле, тәрбияле буларак күрә.

Спектакльдәге образларның һәркайсы үзенчәлекле. Шәһәрдә түгел, гаиләсендә дә тәртип булдыра алма­ган, үзе ярдәмгә мохтаҗ, надан, күбрәк үзе хакын­да уйлый торган, данга күмелергә хыялланган полиция хезмәткәре (Башкортстанның атка­занган артисты Данил Нуриханов), хатын-кыз киеме киеп, үзенең проблемасыннан котылырга теләгән, төрмәдән качкан Ирек (Айнур Гайсаров); бала-чага кебек шая­рып-уйнап кына йөргән, иркә, бернинди эш рәте дә, төпле уйлый-фикерли дә белмәгән Робертның кәләше, бай кызы Инга (Алсу Вәлиева)… Бу геройлар спектакльдә күтәрелгән мәсьәләләрне, күпертебрәк ачарга булышса, икенче яктан, тормышны көзгедәгедәй яктыртып, тамашачыларны елмаерга да, уйланырга да мәҗбүр итә.

Спектакль билгеле бер дәрәҗәдә әкиятне хәтерләтә, яман ният­ле чакырылмаган кунак, түрә Байбакин, картларны куркытып акча эшлим дип үзе кеше көлкесенә кала. Азакта да әкияттәгечә, дөреслек өскә калка.

Рәссам Валерий Яш­кулов картларның өен күп нәрсәне исәпкә алып сурәтләгән. Түбәдән үтеп кереп, каралган диварлар буйлап агып төшкән су әбиләрнең чынлап торып ярдәм кулына мохтаҗ булуларын күрсәтә. Борынгы шкаф башын­нан күренеп торган Роберт белән Ирекнең бала чагындагы уенчык- лары да күп нәрсәне аңлата. Картлар явызлык белән көрәшкәндә дә өзгәләнми, кычкырыш­мый, ямьсез кыланмый, бары чакырылмаган әрсез кунакның бернинди дә әхлак кысаларына яраш­маган кыланышларыннан башлары гына әйләнеп китә, хәлләре мөшкелләнә. Спектакльнең хәтта шундый йөрәккә үтәрлек күренешләре дә кызыклы, көлкеле итеп эшләнелгән. Иҗатчылар барын да юмор күзлегеннән карап иҗат иткән. Тамашачы ике сәгатьтән артык барган спектакль дәвамында эче катканчы көлә, рәхәтләнеп ял итә. Тик, комедияне караган кеше елмаю белән генә чикләнмәс, дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк