Логотип
Якыннан килеп кара

«Качаклар»

  Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Илсур Хәертдинов:      Гайнетдин ролен башкарырга туры киләчәген белгәч, берникадәр куркып калдым. Чөнки бу алда күләмле һәм бик җаваплы эш көтелә дигән...

 

Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Илсур Хәертдинов:

 

   Гайнетдин ролен башкарырга туры киләчәген белгәч, берникадәр куркып калдым. Чөнки бу алда күләмле һәм бик җаваплы эш көтелә дигән сүз иде. Беренче эш итеп ислам дине турында китаплар белән таныштым. Бу роль бәлки Аллаһыдан бирелгән бер форсаттыр – намаз уку тәртибен өйрәнергә туры килде. Мәчеткә барып хәзрәттән кайбер гарәп сүзләренең дөрес әйтелешен белештем. Бүгенге тамашачыны ышандыру бик җиңел эш түгел, ә мондый зур классик әсәрдәге образ өчен бигрәк тә. Башта үзеңә шул образга тулысынча ышанырга һәм яшәргә кирәк. Бу роль катлаулы һәм шуның белән кызыклы да.
 
   Минемчә,тудырган образы белән артист арасында никадәр күбрәк аерма булса, шулкадәр яхшырак. Сәхнә безгә төрле кеше тормышы белән яшәп карарга, төрле профессия кешеләре булырга мөмкинлек бирә. Тормышта кешеләр төрле булган кебек, образлар да бер-берсенә охшамаган, төрле холыклы булырга тиеш. Яхшы артист шуның белән аерыла да…
 
   «Качаклар» спектаклендә Н.Исәнбәт болганчык еллар һәм шул шартларда кешенең яшәеше, яраклашуы, гомумән, адәм күңеленең асылы турында язган. Автор ул персонажларны бик оста сурәтли. Кызыллардан качып, Себергә һиҗрәт кылган Гайнетдин мулла юлда хатыннарын, кызын, хезмәтчесен, мал-мөлкәтен җуя. Беренче карашка Гайнетдин бик четерек­ле, көлкеле хәлдә кала, чынлыкта ул шундый шартларда иман ныклыгын саклап калучы бердәнбер кеше буларак сурәтләнә. Режиссер өчен узган гасыр башында булган вакыйгалар уңай форсат, декорация генә. Дөреслектә И.Зәйниев бүгенге көн качакларын сәхнәгә күтәрә. Тамашачы спектакль авторлары әйтергә теләгән фикерне аңлар дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк