Логотип
Якыннан килеп кара

Театр күгендә «Чулпан» кабынды

«Чулпан» спектакле тамашачыны 1960 елларга кайтара. Геройларның киемнәре, сәхнә бизәлеше – барысы да шул дәвердән. Беренче күренеш – Чулпан (Резеда Сәләхова) һәм Вилданның  (Артем Пискунов) аеры...

«Чулпан» спектакле тамашачыны 1960 елларга кайтара. Геройларның киемнәре, сәхнә бизәлеше – барысы да шул дәвердән.
Беренче күренеш – Чулпан (Резеда Сәләхова) һәм Вилданның  (Артем Пискунов) аерылышу мизгеле. Икесе дә медицина буенча укып йөриләр. Вилданның тормышта ниятләре бик зурдан. Ә менә Чулпан билгеле бер мизгелдә егеткә җиңел акыллы, буш, тормышта җитди максаты булмаган гап-гади бер кыз булып тоела башлый.  Чулпанның чигү чигүе ошап бетми  Вилданга. Талантын җилгә чәчә, дип уйлый йөргән кызы турында егет һәм Чулпанны җиңел генә ташлап китә. Әллә соң кызның чигәргә һәвәслеге бер сәбәп кенә булдымы икән? Вилданның яшь, чибәр, гайрәтле чагы. Аңа гашыйк булып йөрүче кызлар да байтак булгандыр. Ә менә Чулпан Вилданны чын-чынлап яраткан күрәсең. Аерылышкан көннән башлап яңа дөнья караңгы сыман була. Бердәнбер юанычы – карчык әнисе (Фатыйма – Миләүшә Нәҗмиева). 
 
Баштарак Чулпан һәм Илдар (Зөлфәт Закиров) арасында җитди мөнәсәбәтләр тумас кебек иде, чөнки Чулпанның Вилданга мәхәббәте бетмәгән, өстәвенә, ул артист халкына бик шикләнеп карый. Илдар янында аны сөеп йөргән чибәр, үзе кебек артист кыз Мәрзия  дә (Гөлназ Нәүмәтова) бар. Әмма егетнең ихлас хисләре,  Фатыйма апага карата миһербанлылыгы бер заман  Чулпанны да әсир итә. 
 
Усал каенанасыз мелодрама була ди мени?!  Илдарның әнисе Шәмсебану (Резеда Төхфәтуллина) һәм аның кызы Фәридә (Юлия Выборнова) аркасында яңа гына гаилә корган Чулпан һәм Илдар өйдән чыгып китеп, үзләренә куыш корырга мәҗбүр була. Мәхәббәткә бернәрсә дә куркыныч түгел, яшьләргә хәтта кечкенә, тар, диварлары кыршылып беткән бүлмә дә җәннәт сарае булып күренә. Чулпан белән Илдарның да мәхәббәтләре озын гомерле, тормыш күкләре аяз буласы иде. Күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәгән бу парның аерылышу мизгелен көтеп йөргән козгын килеп чыкмаса... Козгын дигәнем шул Вилдан инде. Мәскәүдә диссертация яклаган, югары кан басымыннан әлегәчә дөньяда булмаган дару уйлап тапкан, дан-шөһрәткә күмелгән, баеган, соңгы мода буенча киенгән... Әйе, аның тормышында барысы да ал да гөл кебек. Тик яныңда шатлыгынңны уртак-лашырдай якын кешең булмагач, дан-дәрәҗәләр нигә кирәк? Фәнни эшен яклаганнан соң, Вилданның буш вакыты күбәя. Ялгызлык үзен ныграк сиздерә һәм ул элеккеге мәхәббәтен Чулпанны исенә төшерә. Явыз козгындай пар күгәченнәр оясына бәреп кереп, Чулпанның тынычлыгын ала. Илдар ике айга гастрольгә киткән. Беренче вакытларда Чулпан Вилданга нык каршы тора. Әмма хисләре сүнеп бетмәгән була, күрәсең, алар кабат дөрләп кабына һәм Чулпанны оят, намус, вөҗданны онытыр дәрәҗәдә исәрләндерә. Ә Вилданга шул гына кирәк тә инде. Ул Фатыйма апаны үзе уйлап тапкан кыйммәтле дару белән дәваларга вәгъдә итеп, Чулпанның тәмам башын әйләндерә. Ә үзе аннары мескен карчыкны хастаханәдән өйгә алып чыгудан да баш тарта. Әниең безнең бәхетебезгә киртә, күтәрә алмаслык йөк булачак, дип кенә җибәрә. Менә шунда бичара кызның дөньяга кабат күзләре ачыла да инде. Ул бу юлы инде бөтенләйгә Вилданнан баш тарта һәм Илдары алдында гафу үтенә. 
 
Гап-гади кешеләр арасында булган бу мәхәббәт тарихы бик  ышандырырлык уйналды. Спектакль башланган минуттан, соңгы күренеш тәмамланып пәрдә төшкәнче тамашачы игътибарын тотып торды. «Чулпан»  – яшен дә, картын да елаткан  спектакль булды.
 
Ни өчен гап-гади бу мәхәббәт тарихы шулкадәр йөрәкләргә үтте соң, дип  үз-үземә сорау бирәм.  Заманында Казан театр училищесы студентларының Шәриф Хөсәенов әсәре буенча куелган  «Зөбәйдә – адәм баласы» исемле диплом спектаклен караганнан соң үзенә шушы ук сорауны күренекле драматургыбыз Туфан Миңнуллин да биргән була. «Сәбәбе бер генә: әсәр художник кулы белән язылган. Ә художник көннең кадагына сугам дип, бер-ике айда хәл ителә торган көнкүреш мәсьәләләрен проблема дәрәҗәсенә күтәреп көчәнми, аны кешенең күңеле, җаны кызыксындыра», – дип  үзе үк җавап биргән ул. «Драматургның геройлары сәхнә алдына чыгып, намус, вөҗдан, мәхәббәт кебек бөек төшенчәләр турында күкрәк кага-кага купшы сүзләр сөйләмиләр, тегеләй яшәгез, болай гомер итегез дип тамашачыларга коры акыл сатмыйлар. Алар гади генә яши бирәләр: эшлиләр, ял итәләр, яраталар, яратмыйлар. Әмма әнә шул гадилекнең төбендә һәрвакыт зур фәлсәфә, тормышның сәнгатьчә дөреслеге ята». Бу да Туфан аганың драматург Шәриф Хөсәеновның иҗатына биргән бәяләмәсе. 
 
Әсәрне сәхнәгә куйган режиссер Резеда Гарипованың осталыгын да билгеләп үтми мөмкин түгел. Ник дигәндә, пьеса үзе мәхәббәт тарихы гына түгел, киңрәк планда язылган. Драматург аны «интеллигент яшьләр тормышыннан драматик сценалар» дип шәрехләп тә үткән. Әсәрдә интеллигентлар тормышын тагын да нечкәли төшкән язучы Гомәр, аның сөйгән кызы Гөлназ да бар. Пьесада интеллигентлар һәм байлыкка, дәрәҗәгә табынып яшәүче Шәмсебану, аның кызы Фәридә арасындагы каршылык калкуырак күрсәтелгән. Әсәрдә адәм баласының дөньяда үз урынын табу-тапмау проблемасы, һәр кешенең җирдә үзенең багъланышы булу, аңа тугры калу темасы да шактый ачык шәйләнә. Әсәрдә Чулпан Илдардан йөккә уза, Вилдан аркасында баласын югалта. Илдар Чулпанны кичерә алмый һәм аларның юллары аерыла. Бу рәвешле әсәр тәмамланмаган кебек. Һәм тамашачының күңелен җылытмый, аңа болай да тотрыксыз бу дөньяда яшәр өчен бернинди дә өмет бирми. Шуңа күрә Резеда Гарипованың спектакльнең ахырын әйбәт тәмамлавы аңлашыла. Интеллигент һәм мещаннар каршылыгын калку итеп күрсәтмичә һәм әллә ни зур мәгънәгә ия булмаган кайбер персонажларны, детальләрне кыс-картып та, режиссер мәхәббәт тарихын җыйнак, көчле күрсәтүгә ирешкән. 
 
«Чулпан» спектакленең иң зур уңышы – аның музыкаль бизәлеше. Биредә музыка, әйтерсең лә, үзе аерым герой булып сәхнәдә яши. Спектакльдә Фәнис Яруллин, Хәсән Туфан сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырый. Алар өчен көйләрне шул чорның рухына туры китереп режиссер Резеда Гарипова үзе иҗат иткән. Резеда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Зөлфәт Закиров белән бергә Казан театр училищесында  актерлар курсын да алып бара икән. Хәзер инде аларның шәкертләре өченче курста. Шуларның берсе Ранил Җамалиев спектакль өчен җыр да иҗат иткән. Төп рольләрне башкаручы Резеда Сәләхова һәм Зөлфәт Закировның җырга-моңга осталыгы  да   спектакльнең уңышын шактый дәрәҗәдә хәл итте. Искиткеч шәп музыкаль бизәлешне хормейстер Алия Хәмзина, ансамбль җитәкчесе Ксения Мөхәммәтҗанова, контрабас партиясен башкарган Рәмис Дәүләтшин, фортепианода уйнаган Гөлсинә Яхина, гитарачы егет Дмитрий Маланчук эшләгән. Сәхнәгә куючы рәссам Наталья Пачкованың декорацияләре гадилеге белән алдырды. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк