Логотип
Якыннан килеп кара

Җырлы-моңлы театр

Концертын да үзләре күрсәтәләр. Талантлар җитәрлек. Театрның беренче көннәреннән үк иҗат итүче шигъри телле актриса Римма Ключарева үзе генә дә ни тора! Иҗат фасылы саен балалар өчен бер-ике спекта...

Концертын да үзләре күрсәтәләр. Талантлар җитәрлек. Театрның беренче көннәреннән үк иҗат итүче шигъри телле актриса Римма Ключарева үзе генә дә ни тора! Иҗат фасылы саен балалар өчен бер-ике спектакль кую каралган. «Кәҗә белән Сарык»тан кала татар әкиятләре булмавы, балалар репертуарын татар телендә сөйләүче Үлемсез Кощей, Василиса, Колобок, «Теремок», «Кошкин дом», «Морозко»геройлары тотып торуы гына кәефне бераз кырды.

Тиле яшьлек

Туймазы Татар дәүләт драма театры «Легионер» спектаклен алып килә икән дигән хәбәр Казанның зыялы катламын яшен тизлегендә әйләнеп чыкты. Бу спектакльне тикмәгә генә театраль роман дип исемләмәгәннәр. Ул зур вакыт аралыгын колач­лый. Бу спектакльдә Бөек Ватан сугышы корбанна­ры, аерым алганда, татар легионында катнашкан милләттәшләребезнең хәле дә, Идел, Куйбышев ГЭСларын төзегәндә су астында калган авыллары­быз язмышы да тасвир­лана, совет илендә адәм баласының гомере сукыр бер тиен дә тормавы ас­сызыклана. Татар театрла­рында, бигрәк тә соңгы елларда мондый колачлы спектакльләр көн саен куелмый, шуңа күрәдер, бәлки, Зөлфәт Хәкимнең легионеры белән очра­шырга теләүчеләр күп. Спектакль куелганнан бир­ле инде алты ел вакыт үтте, әмма кызыксыну һаман кимеми. Гастрольләр ва­кытында да беренче булып нәкъ шул спектакльне со­раталар икән. Егерме биш ел тарихы булган театр репертуарында дистә ел­ларны колачлап, ил, халык фаҗигасен ачкан шундый спектакльнең булуы әйбәт фалдыр. Әмма ни кызга­ныч, баш рольне башка­ручы Башкортстанның халык артисты Айрат Солтанов авырып китү сәбәпле, Казан тамаша­чысы «Легионер»ны күрә алмады. Андый чакта алмашка спектакль табу мөһим. Ярый да реперту­арда андый тамаша булса.

Ибраһим Абдуллин әсәре буенча куелган «Тиле яшьлек» спектаклендә шулай ук Бөек Ватан сугышына кадәр көнне төнгә ялгап иген кырла­рында рекордлар куйган яшь егет-кызларның вакыт үтү белән чаларган чәчле олы абый-апалар­га әйләнүләрен күрсәк тә, аның эчтәлеге, рухы, жанры башка. Шуңа да карамастан актерлар ан­самблен, башкару осталы­гын истә тотканда, тамаша Туймазыларның горурлыгы «Легионер»дан бер дә ким түгел.

Бер караганда өч яшь егетнең бер кызга гашыйк булып, дуслык хакына мәхәббәтләреннән баш тартулары, кайсы кая ки­теп тормыш иткәннән соң кабат очрашулары тасвир­ланган бу спектакль ту­рында артык сүз куертыр­лык та түгел кебек. Әмма биредә вакыйгалардан тыш та, спектакльнең милли рухы, мәдәниятебезнең матур бирелеше күңелгә сары май булып ята. Ул яшьләрнең бер-берсен үртәгән сыман такмаклар әйтешендә дә, баш рольләрнең берсен баш­каручы егетнең кулындагы аз гына да тынып тормаган гармун көйләрендә дә, авыл карчыгы Шифабикә әбинең ирен сагынган чакларында «Рамай» көен сузуларында да, багана башына менеп кунаклаган репродуктордан агылган татар халык җырларында да чагыла. Спектакль­не иҗат итүчеләрнең (режиссеры – Бай­рас Ибраһимов) татар мәдәниятенә мәхәббәте шундый көчле ки, нәтиҗәдә, милли музыкалы мәдәниятебез үзенә аерым герой буларак гәүдәләнгән.

Шифабикә әби гаҗәп дәрәҗәдә кемнедер хәтерләтә кебек тоелды. Тора-бара зирәк, яшьләрчә җиңел сөякле карчыкның һәр сүзнең тәмен тоеп әйтүләрендә, иркенәеп, рәхәтләнеп уйнавын­да данлыкны Әлмәндәр бабайны, дөресрәге, бу үлемсез образны иҗат иткән Шәүкәт ага Бик­тимеровны танып алдым. Ул шулай тәмләп, сузып, сәхнәдә үткәргән һәр мизгеленнән ләззәт табып уйнар иде, ул уйнаганда спектакльнең билгеләнгән вакыттан никадәр артып китүе караңгы була торган иде. Бәрәкалла! Карчык дигәнем урта яшьләрдәге мөлаем актриса Рәсилә Сәлимгәрәева булып чыкты. Үзе яшь, үзендә Биктимеровлар осталы­гы! Һәр театр да мондый артистлар белән мактана алмый торгандыр. Егерме биш ел гына яшәгәннәре бигрәк тә.

Иң сөендергәне яшьләр булды. Алар сәхнә оста­лыкларыннан бигрәк, татар теленең көен саклап камил сөйләүләре белән игътибарны җәлеп итте. Ни кызганыч, бүген татар театрларында да яшьләр рус теле йогынтысына бирелә барганга күрә, сәхнәләребездә телнең яме тәме югала бара.

{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/AzharShakirov/tuimazi/tile{/jlex}

 

Каеннарым белән

Туймазы театры тәкъдим иткән «Каен­нарым белән…» шигъри спектаклен Казан тамаша­чысы аеруча җылы кабул итте. Әлегә безнең өчен берникадәр ят булган му­зыкаль-поэтик жанрдагы бу тамаша танылган ша­гыйрь Роберт Миңнуллин иҗатына багышлан­ган. Спектакль Г.Камал театрының кече залында күрсәтелде.

…Зал шыгрым тулы, алма төшәр урын да юк. Спектакльнең беренче ми­нутларыннан алып ахыры­на кадәр дулкынландыргыч халәт сакланды. Сәхнәдә унбер артист бер сәгатьтән артык төрле хәрәкәтләр, алымнар ярдәмендә образ­ларга кереп, һәр әсәрдән аерым бер спектакль ясап, шагыйрьнең әсәрләрен укыды. Шигърият җырлар белән үрелеп барды. Әлбәттә, бер караганда төрле әсәрләрне үз эченә алган бу спектакльдә аерым бер сюжет юк та кебек. Әмма шул ук вакытта шигырьләр бер- берсенә шундый ярашты­рып һәм бәйләнешле итеп бирелгән, шагыйрьнең күңел халәтен генә түгел, үз тормышыңны тагын бер кат күз алдыңнан кичергәндәй буласың.

Спектакль бала­чак хатирәләрен искә алу белән башланып китә. Биредә артистлар үзләре сабый халәтендә. Бу өлештә саф чиста балачакның бәхетле мизгелләре дә, беркатлы һәм самими кичерешләре дә оста тасвирлана. Күренешләр алышына бара, акрынлап, туган як, яшьлек, беренче мәхәббәт темалары өстенлек ала. Менә Сабан туе, атлар чабышы, печән өсте… Һәр сүз, һәр юлга, һәр карашка мәгънә салын­ган. Ирексездән чалгы чыңнары, әле чыгы да кибеп өлгермәгән үлән исләре, җиләкле болыннар күз алдына килә.

Бу урында чигенеш ясап, сәхнә бизәлеше турында әйтеп үтәсе килә. Деко­рация әллә ни катлаулы түгел. Зәңгәрсу яктылык белән өретелгән сәхнәдә ап-ак каен кәүсәләре һәм гадәти урындыклар, бүтән бернинди артык әйбер юк. Артистлар да гадәти киемнәрдән. Ирләр костюм яки күлмәк белән чалбардан, кызларда исә килешле матур күлмәкләр. Спектакль буенча урын­дыклар берничә тапкыр күчерелә. Артистлар уты­рып та тора, каеннар ара­сында йөреп тә уйныйлар. Сабан туе күренешендә урындыклар җайдаклар ролен дә үти.

Менә талгын гына гармун моңы ишетелә. Туймазы артистлары тама­шачыны дәртле җырлары белән сөендереп кенә калмый, сыздырып гармун­да да уйныйлар икән бит әле. Гомумән, моң, туган як һәм әнкәйләр темасы спектакльнең буеннан буена кызыл җеп булып сузылып килә.

Р.Миңнуллин шигъриятенең үзәге булган ана һәм бала мәхәббәте турында да әйтеп китмәсәк, дөрес булмастыр. Авторның әнисенә булган мөнәсәбәте, ананың улын формалаштырудагы роле шигырьләрдә ачык ярылып ята. Сәхнәдә яңгыраган «Әнкәмнең догалары», «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан…», «Талбишек» җырлары, озын кичләрдә мич буен­да сөйләгән әкиятләре, «әниләрнең берчә усал, берчә ягымлы карашы», тамашачының күңел төпкелләренә үтеп кереп, күзләрен яшьләндерде. Әйе, чын әдәби әсәр шун­дый булырга тиеш, хәтта ирләрне дә елатырлык…

«Ник язасың, елатырлык булгач?

Кешеләрне нигә елатырга?

Кешеләрне елатмаска кирәк,

Кешеләрне кирәк юатырга!» – ди кызмачарак бер авылдашы авторга. Һәрнәрсәнең үз урыны. Елату – туң йөрәкләрне эретер өчен булса, юату газаплардан арыганнар, сабырлыгын җуйганнар өчен кирәк… Елатты да, юатты, яшь чакларына да кайтарды бу спек­такль тамашачыны. Татлы мәхәббәт мизгелләре, сагыну, капка төбе, кичке уеннар, 70-80 елларда бик популяр булган твист биюе… Болар шагыйрьнең яшьлек елларын чагыл­дырган «Сине күргәннән соң», «Сизми калган­быз…», «Тәрәз төбегездә», «Күңелнең ак бураннары», «Мин төн буе сине уйлап яттым» һ.б. шигырьләре аша сурәтләнә.

Моннан тыш режис­сер бер үк спектакльдә шагыйрьнең җанын телгәләгән җәмгыять җитешсезлекләрен дә тамашачыга ирештерергә тели. «Без дә яшәгән булабыз», «Бар җирдә кода-кодагыйлык», «Өч тиенлек талант бул­маса да, данга тартыла халык», «Тормышы да кире беткән, үзем дә шул чамарак» ише фразалар гына да сүзнең ни турыда баруын аңларга ярдәм итәр. Бәлки, нәкъ менә җыр-моң, шигърият аз булса да дөньяны үзгәртү көченә иядер. Спек­такль без һичкайчан сер бирмәбез дигән уй-фикер белән, күңелле нотада тәмамлана. Ахырдан яңгыраган «Җырлыйм ту­ган якта» җырын тамаша­чы басып алкышлады.

Спектакль – режиссер Байрас Ибраһимовның идеясе. Шагыйрь үзе бу турыда очраклы гына белеп ала. «Бу минем өчен күктән иңгән бәхет булды», – ди ул. Тама­шаны карарга Роберт Миңнуллин үзе дә килгән иде. Соңыннан сәхнәгә чыгып ар­тистларны котлады: «Спектакльнең премье­расын бер караган идем инде. Бу юлы артистла­рыбыз тагын да остарган, уеннары камилләшкән. Монда минем бөтен шигъриятем сыйган, лириканы да, иҗтимагый тормышка карашымны да чагылдырырга тырышкан­нар. Спектакльне карап үземнең әйбәт шагыйрь икәнемне аңладым. Шигырьләрем тамчы да искермәгән икән. Мин бу спектакльне театр өлкәсендә яңа сүз дип исәплим», – диде ул.

{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/AzharShakirov/tuimazi/kaen{/jlex}

Әрем исе

Туймазылар Казанга алып килгән күчтәнәчнең тагын берсе – Илгиз Зәйниев әсәре буен­ча куелган «Әрем исе» спектакле. Драматург, режиссер Илгиз Зәйниев «Әрем исе» пьесасын 2012 елның көзендә иҗат иткән. Әсәр шул ук елның декабрендә «Яңа татар пьесасы» бәйгесенең беренче премиясенә лаек булган иде. «Әрем исе»н Башкортстанның һәм Татарстанның атка­занган сәнгать эшлекле­се Байрас Ибраһимов сәхнәләштергән. Сәхнә бизәлеше – Россиянең һәм Калмык Республикасының атка­занган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, музыкаль бизәлеш исә Башкортстанның атка­занган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтов идеясе.

Сюжет гади, вакыйга­лар һәм персонажларның язмышы төп герой тирәсендә «бөтерелә». 35 ел элек үзеннән бала көткән яраткан кызын, әнисен, дусларын таш­лап туган авылыннан чыгып киткән Сәфәр (Башкортстанның атка­занган артисты Фәндил Мөхәммәтдинов) ни­чек тавышсыз-тынсыз беркемгә әйтми юкка чыккан булса, шулай ук кинәт кенә туган нигезенә кайтып төшә. Бөтенләйгә. Гомере буе Сәфәрне оныта алма­ган яшьлек мәхәббәте Сара (Башкортстанның атказанган артисты Маргарита Сидорова), аны яратып җавапсыз сөю утында янган Рузия (Башкортстанның атка­занган артисты Гөлназ Латыйпова), кайчандыр Сараны «җилдән бала тапты» дигән хурлык­тан йолып калган Ма­рат (Башкортстанның атказанган артисты Данил Нуриханов) һәм, гомумән, авылдаш­лары белән очрашуга әзерме Сәфәр? Юк шикелле. Әзер булса, авылдашларының «Теге вакытны ник киттең син?» – дигән гади генә соравына җавап таба алмый аптырамас иде. «Ник киткәнеңне генә беләсеңдер бит инде, алайса ник кайттың, шуңа булса да җавап бир», – дип төпченә аннан Сәетнең баласын үзенеке кебек итеп үстергән, оныгын үзенеке итеп тәрбияләгән Марат. Оны­гы Нурзиләнең сораулары да һавада эленеп кала. Спектакльнең башыннан ахырына кадәр тамаша­чы, нәрсә булыр икән дип, киеренке халәттә көтә. Ләкин спектакль барышындагы ачыклый­сы сораулар ачык килеш кала. Сәфәр нигә китә? Ул шул заман кая йөргән, кайда яшәгән? Ник 35 ел буена үзе турында бер хәбәр дә салмаган, хәтта әнисен җирләргә дә кайт­маган? Бәлки, режиссер тарафыннан тамашачыны уйландырыр өчен махсус эшләнелгән алымдыр бу? Сәфәрнең дөньяда үзенә урын таба алмавы, үзен эзләве аңлашыла да кебек. Анда яшьлек хатирәсе булып күңеленә сеңгән әрем исе тартып кайтарырдай дуамаллык та, җавапсызлык һәм куркаклык та бар. Шулай булмаса аяз көнне яшен суккандай, җир астына төшкән кебек югалмас иде. Төп геройның холкы, натурасы тулысы белән ачылып бетмәгән кебек. Инде яше гомер уртасына җиткән ир тамашачыны кызыксындырган сорау­ларга җилкәсен сикертеп «белмим» дию белән генә чикләнә. Хәер, Сара аңа билгеләмәне берничә сүз белән генә бирә дә куя: «Буш шул син». «Качтың син. Куркып качтың», – ди ул аңа.

Спектакльдә бүген авылларның аяныч хәле, бетүгә таба баруы да калку итеп күрсәтелгән. Гомере буе шул авылда яшәгән карт-коры өчен әлеге күренеш җете булып күзгә ташланып та тор­мыйдыр бәлки, чөнки күз ияләнгән, кеше язмы­шына күнгән… Ә менә 35 ел читтә йөреп кайт­кан Сәфәрне авылдагы үзгәрешләр сискәндерә. Урамнарга чирәм үсеп беткән, койма буйла­рында кычыткан азган, әйтерсең лә, әкренләп авылны йортлары-ние белән йотарга җыена.

Спектакль Сәфәрнең яшьлегендәге кебек проблеманы хәл итүдән куркып, таң белән, беркемгә әйтми, авылны ташлап билгесезлеккә чыгып китүе, Сара язмы­шын кабатлаган, алданган Нурзиләнең баласын алдырырга ниятләп юлга чыгуы белән тәмамлана. Кара сакал кебек арттан ияреп йөргән ачы яз­мышны Сараның кызы, аннан оныгы Нурзилә кабатлый. Режиссер теләгенә ирешкән. Бар нәрсәне «чәйнәп кап­тырганга» ияләнгән тамашачыга уйланырга, нәтиҗәләр ясарга урын калдыру – режиссерның отышы. Спектакльдә, гади булса да, бер тында тотып тора торган сю­жет та, хисләр дә, бүгенге көндә борчый торган проблемалар да, зәвык та бар. Актер уенына да, музыкаль бизәлешкә дә, декорацияләргә дә тел-теш тидерерлек түгел. Уйланырлык, гыйбрәт алырлык, тәмле спек­такль! Афәрин диясе генә кала!

{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/AzharShakirov/tuimazi/arem{/jlex}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк