Бер спектакль тарихы / Гөлчәчәк
Күптән түгел татар халык әкиятенә нигезләнеп куелган «Гөлчәчәк» спектаклен карадым. Ул тылсымлы әкиятләргә карый, танып белүгә корылган. Әкиятнең көнкүреш сюжеты – каенана белән килен каршылыгы. Ә тылсымлысы Гөлчәчәкнең юлдагы маҗараларыннан гыйбарәт. Аның могҗизаи котылу тарихын халык яхшы күңелле булуы белән бәйләп аңлата. Гөлчәчәкнең тәмле теле, табигать көчләренә ышануы, аларны хөрмәт итүе иң кыен вакытларында кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Гөлчәчәкнең гаиләсеннән аерылу сәбәбе – уңышсыз кияүгә чыгуы белән бәйләп аңлатыла. Әкияттә гаилә кыйммәтләре агы планга чыга – кызны якыннары, туганнары коткарып кала.
Әкият – 12+
Булат Гатауллин тамашаның беренче минутларыннан ук мондый тарихның кабатлана торган тарихы булуына, шәхес потенциалының каршылыклы була алуына ишарә ясый. Бишектәге бишкә төрләнә: гөнаһсыз сабый үсә-үсә монстр-хәшәрәткә дә әйләнергә мөмкин. Мондый әверелешләрне бабаларыбыз болай аңлаткан: имеш, баланы кырыгы тулганчы җен алыштырган дия торган булганнар. Менә ни өчен яшь әниләргә балаларын ялгызы калдыру тыелган! Бу сынамыш-ырымнар кешенең изге табигатьле булуына, ә начарлыкның бары тик явыз көчләрдән генә килә алуына ышанганнан. Параллель дөньяларның булуы сценографиядә көзгеләр ярдәмендә бик уңышлы итеп күрсәтелгән. Бу әкият кызларны егет сайлаганда саграк булырга чакыра. Кызның бәхетсезлегендә каенанасы Убыр түгел, аңа тиң булмаган, башка ят дөньядан килгән егет сәбәпче лабаса. Мәхәббәт күзләрен томалаган Гөлчәчәк яраткан егетенең ят икәнен, аның белән гаилә корырга ярамаганлыгын чамаламаган. Убырлы карчыкның улына кияүгә чыккан.
Әкияттә Убырлы карчыкның улын, әнисенең явызлыгына чыдый алмый чыгып киткән дип акларга тырышу булса да, аның табигате күренеп тора. Ул татарда килмешәк дип атала торган, үз рәхәте өчен генә дөнья гизеп йөри торган кеше. Әнисе ризалыгыннан башка өйләнгән, ят җирдән – адәмнәр арасыннан кыз алган, аның матурлыгына һәм саф күңеленә гашыйк булган. Аннары кәләшен өйдә калдырып, яңадан бәхет эзләргә чыгып киткән. Идеал эпик геройлар гадәттә явызлык белән көрәшер өчен, кемнедер әсирлектән коткарыр өчен я гаилә корырга тиң яр эзләр өчен юлга чыга. Ә безнең алда бу юлдан язган герой…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк