«Иң зур хыялым – бәхетле булу»
Җырчы Алия Карачурина белән әңгәмә.
– Татар эстрадасының бүгенге көн торышына нинди бәя бирер идегез? Татар халкы нинди җырга мохтаҗ?
– Салават абый әйтмешли, «җырлаучылар бик күп, ә җырчылар – аз», һәм мин аның белән килешәм. Шуңа күрә татар эстрадасының бүгенге көнкүреше канәгатьләндерерлек кенә, дип әйтә алам.
Татар халкы күбрәк моңлы, халык җырларына мохтаҗ. Җырның мәгънәсе, көе бергә туры килеп, артист сүзләрне йөрәге аша үткәреп башкарса – шушы очракта гына тамашачы җырны ошатачак. Күп кеше җырда көч, мәгънә, хәтта борчыган сорауларына җавапны җыр аша эзләргә омтыла. Миңа калса, артист репертуарында мәгънәле, матур көйле җырга өстенлек бирергә тиеш.
– Алия, тиздән сезнең тәүге концертыгыз узачак. Тамашачыны нәрсә көтә?
– Әйе, Алла боерса, тәүге концертыма санаулы көннәр калды. Концертның сценариясе үзенчәлекле һәм бик кызыклы, үзем дә түземсезлек белән көтәм әлеге көнне. Әмма бу үзенчәлекләр хакында сөйләү дөрес булмас, 25 февральдә сезне көтеп калабыз – нәрсә әзерләгәнне үз күзегез белән күрерсез!
– Концертка нинди артистлар чакырылган?
– Әлбәттә, чыгыш ясаучы артистлар арасында: минем остазым – Винера Ганеева, Раяз Фасыйхов, Ришат Төхвәтуллин, Мәскәү баянисты – Айдар Салахов булачак.
– Бүгенге көндә иң олы хыялыгыз?
– Хыяллар шактый күп, әмма иң зур хыялым – бәхетле булу. Шуңа күрә мин бәхетле булырга омтылам.
– Холкыгызның их яхшы һәм тискәре ягы?
– Яхшымы бу, начармы – әлегә аңлап бетермим, әмма мин тиз янам, шул арада тиз сүнәм дә. Тискәре ягымны ялкаулылык дип саныйм. Янәшәмдә һәрвакыт алга алып баручы кеше кирәк.
Интервью җырчының тәүге концертына бер атна кала алынды
Әңгәмә «Сәхнә» журналының «Кыскалыкта – осталык» сәхифәсендә март санында бастырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк