«Җир уллары» трагедиясенең тынмас аһәңе...
Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Мизгел» яшьләр театры тарафыннан «Җир уллары трагедиясе»нең премьерасы узды (режиссёры: Илфак Хафизов). Һади Такташның 1923 нче елда, гомум кешелек өчен борчылып язган әсәре XXI гасырда, тагын да кискенрәк яңгыраш алды!
Иркен тамаша залы, Аллаһы Тәгаләнең, кешеләрне гөнаһлары: көнчелек, тәкәбберлек һәм масайганнары өчен кыздыра торган, «утлы табага» әверелде. Спектакль барышында тамашачы Коръән тәфсилләренең мифологик киңлегенә күчә. Биредә төп герой Кабил (Газизуллин Кәрим, 2 курс студенты) үзенең дөньяга карата туган аяусыз сорауларына җавап эзләп бәргәләнә.
Аллаһ сүзеннән чыгып, үз теләге белән кылган зина, гөнаһлары өчен оҗмаһтан куылган Адәм һәм аның балалары яшәргә мәҗбүр булган караңгылыктан чыгарга теләп, Кабил үзәк өзгеч сүзләр белән Тәңрегә ялвара. Һәм безнең күз алдыбызда, атасы Адәм кебек үк артык үз-үзенә ышанып, Аллаһның карарына буйсынмый, мин-минлеге белән бәхетле тормыш ТАЛӘП итә башлый! Ә аның ярсу уйларына, юха елан кебек Идея (Айгөл Абязова, 2 нче курс студенты) үтеп керә һәм Аллаһ Тәгалә билгеләгән тәртипләргә шик орлыгы сала. Идеянең вакыт киртәләренә сыймавы аның заманча киеме, һәм бизәнүе аша чагыла. Әгәр Адәм балалары киң озын соры төстәге күлмәктән булсалар (туника), Идея кып-кызыл костюм чалбардан, кара зур ботинкадан булуы белән бүгенге көнгә ишарә ясый. Ул үзенең кыланмышы белән Тәңрегә каршы баш күтәргән кешелекнең киләчәген материальләштерә. Киләчәктәге БӘХЕТЛЕ-КАМИЛ кеше, Коръән тәфсире белән сурәтләнми, ә зур экран аша, 1970 нче еллар ахырында җәмәгатьчелек арасында киң үсеш алган клуб, дискотека тормышы күрсәтелә. Башкалардан аерылып торган кыйммәтле ачык киемнәрдән, ирекле җенси мөнәсәбәтләр, азгынлык һәм наркотиклы «рәхәт» тормыш иллюзиясе тәкъдим ителә.
Адәм белән (Вахитов Айзат, 2 курс студенты) Һаваның (Мифтахетдинова Ләйлә, 2 курс студенты) гөнаһларын да аңлап бетерә алмаган Кабил, Аллаһка шелтә белдерә, «НӘЛӘТ» укый! Вакыйгалар кискенләшкән саен Кабилнең эчке дөньясы үзгәрә, нәфрәте артканнан-арта бара. Әле генә мәрхәмәтлек сорап догада күтәргән куллары, ярсу йодрыкка йомарлана. Башта ул ата-ана мәхәббәтен эне-сеңелләре белән бүлешә алмый, көннәшүдән кызган «тәмугъ» табасында бәргәләнсә, тора бара явызлыкның сәбәбен Тәңренең катгый тәртипләреннән күреп, ярсу йодрыгын Аллаһка таба күтәрә.
Шулай итеп, үзе дә сизмәстән, Кабил «Идея кубызына» бии башлый. Аның хәнҗәрен алып Аллаһ Тәгалә каршындагы барлык бурычлардан ваз кичә.
Кайчандыр кешеләр хакында борчылган каһарман, тамашачы күз алдында, кешелек тарихындагы иң беренче кан коючыга; үз язмышына буйсынып, абыйсы өчен дога кылган, Аллаһы Тәгалә алдында баш иеп, аның ихтыярыннан чыгарга җөрьәт итмәгән өчен, энесе – Һабилне (Камаев Илнар) үтерүчегә әверелә. Режиссёр, бу персонажны эшләгәндә, Илнарның «балалыгына» басым ясый һәм шуның белән, ТӘКӘББЕРЛЕК аркасында корбан булган САМИМИЛЕКне кискен чагылдыра.
Аллаһка каршы көрәш сюжеты спектакльдә әкренләп Кабилнең, бер карында үскән Әкълимәгә булган гөнаһлы-лирик мәхәббәткә әверелә (Ләйсән Гиндуллина, 2 курс студенты). «Тәмуг табасы»нда, бик кыска вакыт аралыгында, Ләйсән психологик яктан үз героинясының хисләр палитрасын: шашуга китергән мәхәббәт дәртен, билгесезлектән аптырашта калуын, яраткан кешесе өчен борчылуын, акылның хистән өстен чыгуын һәм Илаһи тәртипләргә буйсынуын – җиткерә. Ул хатын-кыз башлангычы, мәхәббәте белән Кабилнең ярсый башлаган хис кичерешләрен баса... Спектакльдәге уйланмыйча күтәрелгән фетнәне, үзенең бар булганлыгы, көчле талпынуы белән капларга тырыша. Ахырга таба Әкълимә «МИН»лектән арынып гөнаһлар өермәсеннән азат була һәм таянычны Аллаһы Тәгаләгә ышануда таба.
Хор, вакыйгаларга үз фикерен җиткереп торучы мөһим персанаж буларак зур роль уйный. Башта ул Кабилнең эчке уйларын чагылдырса, аннан явыз фикерләренең кайтавазына әйләнә, ә аннан соң Аллаһы Тәгалә тавышына әверелә. Хор үз җаена барган вакыйгаларга катнашып эмоциональ дулкыннар хасил итә: ачыргалану йомшара, кычкыру пышылдауга әверелә, ә дога сүзләре елан агуына әйләнә... Бу дулкынарны: үз гөнаһының зурлыгын аңлаган Адәмнең катгый тавышлары; улының хатасын аңлаган Хаваның салкын сүзләре, Канунның боерыклы тоны, Аллаһның барлыгын белдергән күк күкрәү тавышы – бүлдерә.
Спектакльнең ут бизәлеше дә мөһим урын алып тора. Бер караганда тамашачыны Кабилнең «теләкләре» белән сукырайтса, икенче караганда аның омтылыш-гамәлләренең канлы асылын күрсәтә.
Автор белән режиссёр, тамашачыга бу газаплар өермәсеннән чыгу юлын үзенә сайлау мөмкинлеге бирә. Я син тормышыңны Аллаһка гыйбәдәт кылуга багышлап аның тәртипләренә буйсынып күккә ашасың, яки бер мизгеллек МИН-минлегеңә буйсынып «җәһәннәм табасын» сайлыйсың, үз дөньяңнан ваз кичеп БЕТҮГӘ таба юл аласың.
Тамаша залы ак чүпрәкләр белән уратып алынган. Бер яктан ул кешелекнең тууы, биләүне чагылдырса, икенче яктан, һәлакәт символы булган кәфенне искәртә.
Спектакль шагыйрь сүзенә җитди мөнәсәбәте белән аерылып тора. Артистларның ирекле үзгәртүләренә юл куймавы, «отсебятина» кыстырмавы, борынгы Коръән риваятьләренең татар телендә яңгыравы бик мөһим булды.
Тамашачылар арасында Үзбәкстан һәм Каракалпакстан укытучылары да бар иде. Тәңре шаяруы димичә, ни дисең? Чөнки Һ.Такташ бу әсәрне Бохарада чагында, бер-бер артлы узган ике канкойгыч сугыш шаукымы астында яза башлый.
Премьера белән, «Мизгел»! Соңгы елларда көчле спектакльләр белән тамашачыларны еш сөендерәсез! Институт иҗади кадрлар әзерләү традицияләрен нык саклый, афәрин! Мондый кызыклы спектакль тудыруга үз өлешен керткән һәркем алдында баш иям.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк