Көчле буласым килә
Татарстанның атказанган артисты, Г. Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры артисты Эмиль Талипов белән әңгәмә.
– Эмиль Талипов нихәлләрдә яшәп ята?
‒ Бу ел бик авыр булды. 2020 елда безнең бердәнбер сөенечле вакыйгабыз ‒ кызыбыз туды, хәзер инде аңа 11 нче ай китте. Без вирустан яхшылап сакланабыз, мин бер дә маска, перчатканы салмадым, кесәмдә һәрвакыт антисептик йөртәм. Кешедә дисциплина булырга тиеш. Мин үзебезнең халыкка шаккатам, маска киеп йөрүне авырсыналар, бер-береңә карата ихтирам да бит ул. «Бөтенесе дә авырый, без дә авыртырга тиеш» дигән сүз белән килешмим. Миннән перчатка киеп йөрисеңмени әле һаман дип төрттереп көлүчеләр дә булды, дөньяга килгән афәт бит бу, аны җиңәр өчен барыбыз да көрәшергә тиеш. Безне бит үзизоляциягә җибәрсәләр дә, кемдер шашлык пешерергә чыга, күбесе тизрәк ял итәргә китә башлады, түзеп торып булмый микәнни инде, аңламыйм. Минем өчен якыннарымның сәламәт булуы мөһимрәк, кызымның да кечкенә вакыттан үпкә ялкынсынуы белән чирләвен теләмәс идем. Пандемиянең бер генә уңай ягы булды, мин балам янәшәсендә идем, хатыным белән баланы бергә карадык. Кызым безнең гел өчебез бергә булуга ияләнеп бетте, беребез өйдә булмаса, канәгатьсезләнә башлый. Тизрәк элекке мәгънәле тормышка кайтсак иде инде. Менә шушы вакытта гына ничек рәхәт яшәгәнебезне аңлыйсың, адәм баласына рәхәтлеккә түзү бик авыр ул.
‒ Соңгы арада исемең бик еш ишетелми. Премьера спектакльләрендә төп рольләрдә күбесенчә яшьләр, син никтер икенче плангарак күчтең кебек. Бу хакта синең фикереңне беләсе килә.
‒ Сәхнәдә яшь артистлар күбрәк уйный башлады, ләкин мин бит рольсез түгел, бар алар. Театрда икенче плангарак күчүем минем өчен әйбәт булды, балама күп игътибар бирә алдым. Безнең бит труппа зур, һәр артист үзенең ролен көтеп ала, аларның да баш рольләрдә уйныйсылары килә. Мин дә бит инде кырыкка җитәм, гел сикергәләп яшь егетләрне уйнап йөреп булмас. Һәр нәрсәнең үз вакыты була. Әгәр артистның сәләте бар икән, ул эшсез калмый.
‒ Үзеңә иң авыр бирелгән, иҗат итәргә авыр булган образың нинди? «Мулла » спектаклендәге мулла роле белән син канәгатьме?
‒ Безнең һөнәрдә иң авыры образ тудыру инде. Әле минем чын мәгънәсендә тудырган образларым бармы икән, әйтә алмыйм. Кайбер геройлар драматургның үзенә дә аңлашылып бетми, ә кайберләре киресенчә шулкадәр уңышлы була, аны шундук аңлап аласың, андый рольләр туры килү бәхет инде ул. Мулла роле дә миңа җиңел бирелде дип әйтә алмыйм. Хәзер менә күп әйберләрне дөрес эшләмәгенемне аңладым, анда уйныйсы калмаган икән дип тә уйлыйм. Бу роль бик саран гына язылган, биографиясе дә чәчрәп тормый, ул миңа аңлашылып бетмәде. Миңа иртәрәк бирелгән роль булгандыр бәлки. Эшли-эшли өйрәнәсең инде ул, ничек кенә булмасын, бу миңа дәрес булды.
‒ Эмиль, хәзерге театрга нәрсә җитми дип уйлыйсың? Бәлки яхшы әсәрләр язылмыйдыр, әллә булганнарын да куя алырдай режиссёрлар азмы? Әллә инде безнең театрларда бар да яхшымы? Режиссёрлыкка әйләнеп кайтасың килмиме?
‒ Бүгенге көндә артистлар җитәрлек дип уйлыйм, ә менә драматурглар, көчле режиссёрлар кирәк. Конкуренция булырга тиеш. Талантлы артистлар, режиссёрлар ярыша-ярыша эшләсәләр генә, алга бару булачак. Безнең театрда 4 режиссёр эшли, башкалар да шуңа омтылсыннар иде. Хәзерге көндә талантлы драматургларның әсәрләрен куймыйлар, сәхнәдә гел бер кеше әсәре генә дип уйлаучылар бардыр, бу алай түгел. Режиссёр кулына килеп эләккән пьеса аңа ошый икән, бүгенге драматургларга кытлык заманында ул аны борып җибәрми. Мәсәлән, без театрга килгән пьесаларны бергәләшеп укыйбыз, фикер алышабыз. Кешенең язарга теләге булырга тиеш, чын-чынлап талантлылар алар бит бик аз, аларны вакытында күреп алып, ярдәм итәргә кирәк. Яза белгән кешене үстерү өстендә эшләргә иде. Режиссёрлыкка алынырга телим дип әйтә алмыйм, аның өчен сәләт кирәк. Мин аны булдыра алмамын шикелле. Башыннан ук өйрәнәөйрәнә режиссёрлыкка килсәм, бәлки кереп киткән булыр идем. Ул чорда миңа күп рольләр бирә башладылар, режиссёр булырга насыйп булмаган инде, күрәсең.
‒ Театр артисты хезмәт хакына тормыш алып бару кыен түгелме?
‒ Хәзер бит көтеп ята торган вакыт түгел, үзеңә эзләп алырга кирәк. Коронавирус аркасында, баланы, әти-әниләребезне саклыйбыз дип, өйгә чир алып кайтмас өчен күп кенә тәкъдимнәрдән баш тартырга да туры килде. Без бит театр хезмәт хакына гына яшәмибез. Һәркемнең кешечә яшисе килә, күп кешенең ипотека түлисе бар, балаларны да башкалардан ким итәсе килми. Бушка берни китереп бирмиләр. Мәгариф белән мәдәният дөньясында акча буламыни инде ул, булганына шөкер итеп яшибез инде. «Хуш, авылым» спектаклендә минем героемның шундый сүзләре бар: «Эшләсәң була. Аллаһы Тәгалә эш бирсен дә, аш бирсен. Шуннан да рәхәт нәрсә юк миңа». Мин бу сүзләр белән килешәм.
‒ Инстаграм социаль челтәрендә теркәлү теләге уянмадымы әле? Халыкка артистның шәхси тормышы бик кызык бит. Социаль челтәрләргә карашың үзгәрмәдеме?
‒ Инстаграмда булмауның рәхәтлекләрен белсәгезче (Көлә). Ул миңа кирәкмидер инде, нишлим мин аның белән. Башка кешенең тормышын күзәтеп утырасым килми. Шәхси тормышым кемгә кирәк инде, минемчә артист белән тамашачы театрда аралашырга тиеш. Мине балалар, студентлар, инвалидлар белән очрашуларга чакыралар, миңа шундый форматта аралашу рәхәт. Инстаграмда булуны кирәк дип тапсам, мин аны булдырачакмын.
‒ Эмиль, Илсөяр үзеңнең тиң ярың икәнен ничек аңлап алдың?
‒ Очрашкач, ул акыллы сораулар биргәч, минем сорауларыма мин ишетергә теләгән җаваплар биргәч. Безнең карашларыбыз, хыялларыбыз бер. Үз кешеңне бик тиз тоясың инде ул. Яши-яши тагы да якынаясың икән. Без бит әле бергә алай озак тормыйбыз, ләкин 50 ел бергә яшәгән кебек инде.
‒ Илсөяр синең артист булуыңны ничек кабул итә? Ул табибә, син иҗат кешесе, аңлашырга авыр түгелме?
‒ Балаң артист белән тормышын бәйләргә теләк белдерсә, әти-әни уйга кала, чөнки бездә артистлар җилбәзәк кешеләр булып кабул ителә. Татар артистларына кагылмый ул, безнекеләр төпле. Кешенең нинди икәнен аңларга күп вакыт кирәкми бит. Артист ‒ ул минем һөнәр. Көнләшүгә килгәндә, ул безнең арада юк. Ул бит беренче чиратта ышаныч юк дигәнне аңлата, алай яшәп булмыйдыр. Очрашып йөри башлаганда төрле хәлләр булды инде, мине килеп кочаклап та китәләр иде, фотога төшәргә сорыйлар, бу Илсөяргә башта кыргыйрак тоелды. Хәзер ияләнде инде.
‒ Әти ролендә үзеңне ничек хис итәсең? Исемне кем сайлады? Кызың Зифаның нинди һөнәрләре бар? Гадәттә, әти-әниләрнең берсе кырыс, берсе йомшаграк була, син нинди әти?
‒ Ой, рәхәәәт. Кызымның мине эштән кечкенә кош баласы кебек кулларын җәеп сөенеп каршы алулары, миңа таба үрмәләүләре… Ул бит эчкерсез мәхәббәт. Сине ничек бар шулай кабул итә, мин аны эшкә китүгә сагынам, алай гына да түгел, ул йоклап киткәч үк сагына башлыйм. Кызым, башың кая дисәк, башын тотып күрсәтә, кызым, син ничек зур үстең дигәч, ике кулын өскә күтәрә, озатканда пока дип кулын селкеп кала. Чәбәкли, тотынып йөри инде.
Кырысмы дип, ул бит әле бала гына. Кайвакыт елап утырганда әйтәм инде, кызым, нәрсә җитми соң, күтең коры, тамагың тук дим. Мин төрле була беләм, Илсөяр дә шулай. Ләкин әз генә тавыш күтәрсәм дә, эшкә чыгып киткәч, шуңа үкенеп утырам. Кайткач кызымны кочаклыйм, гафу да үтенәм әле. Исән-сау, озын гомерле, бәхетле булсын. Без төрле исемнәр уйлап йөрдек, Зифа дигән исемне кем беренче әйткәнен хәтерләмим, икебез дә килешкәнне генә беләм. Күрәсең, насыйп исеме булгандыр инде.
‒ Син шундый тыныч, сабыр кеше кебек. Чынлыкта син нинди? Сине нәрсә чыгырыңнан чыгара ала? Гаиләдә дә савыт-саба шалтыраган очраклар еш буламы?
‒ Шулай тоела гынадыр ул, кайвакыт тыйнак кеше тагы да кырысрак булып чыга бит. Елдан ел, яши-яши барыбер корыланасың икән, тирә якка, адәм баласына карыйсың да, теләмәсәң дә кырысланырга туры килә. Гаделсезлек, пычраклык, әшәкелек шулкадәр күп бит. Мине пессимист дип уйлый күрмәгез тагы, яхшылыгы да бар аның. Ләкин безнең дөньяда йомшак булып кына яшәп булмый. Мин хәзер үзем өчен түгел, гаиләм өчен куркам. Бала да булгач, бу дөньяда көчле буласы килә, иң мөһиме кеше булып калырга кирәк. Кырыс булу бит әле ул син мәрхәмәтсез, шәфкатьсез кеше дигәнне аңлатмый. Гаиләдә тавыш күбрәк көнкүреш әйберләр аркасында килеп чыга инде, бала да карыйсы бар, эшкә дә җитешергә кирәк, тегесе монысы… Без бик зурга җибәрмәскә тырышабыз. Кешедә сабырлык булсын иде, баланы да сабыр булырга өйрәтеп үстерергә кирәк. Хәзер кешеләр психик яктан тотрыксыз бит. Тормыш кешене чыныктырырга тиеш. Илсөярнең әтисе, бабай әйтмешли: «Глаза боятся, руки делают». Бабай бәләкәй вакытта бер машина чөгендерне ташып бетерә идек дип сөйли, карап торасың, күп булып тоела, эшлисең, әзәя ди. Кеше хезмәттән курыкмасын иде, авыр дип елап утырырга ярамый. Тормышта бернәрсә дә җиңел бирелми, шуны белергә кирәк. Гаилә кору да хезмәт. Башка ике анадан туган ике кеше берберсен очратсын да, барысы да яхшы булсын имеш, алай була алмый ул. Ишәм дип түгел, төзим дип тырышырга кирәк. Кызыма да сабыр булырга кушам. Аллаһы Тәгаләдән дә иманлы, мәрхәмәтле, кешеләргә карата яхшы бала булсын дип сорыйм.
‒ Эмиль, хәзер тыныч түгел вакытта яшибез, күпләрнең кәефе юк, эч поша. Син үзең начар кәеф белән ничек көрәшәсең?
‒ Кеше иртәгесен белми, шуңа күңел тыныч түгел. Хәзер Аллаһы Тәгаләгә генә ышанырга кирәк. 2020 ел күрмәгәнне күрсәтте инде. Һаман сугышлар бара, шуның өстенә чир таралды. Адәм баласы рәхәткә түзә алмый, рәхмәт әйтә белми, бар да үзебездән тора. Хөрмәт дигән нәрсә, ата-ананы санлау юк. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә шундый сынаулар җибәрә инде. Кеше һаман нәрсәдер артыннан куа. Балалар бит хәзер инглизчә белә, компьютерны белә, ә исәнләшә, рәхмәт әйтә белми. Минем кәефемне Зифа күтәрә, хатыным белән сөйләшеп утыру да үзе бер рәхәт. Урамга чыгып һава сулыйм, эш шулай ук начар кәефтән саклый. Күптән сөйләшмәгән кешеләргә шалтыратып алырга мөмкин. Мәчеткә барырга була, белгән догаларны уку тынычландыра.
‒ Син ашарга пешерә беләсеңме?
‒ Тырышсам беләм инде, ашлар пешерә алам. Мин күбрәк шашлыклар әзерлим, балык ыслыйм. Ә болай Илсөяр бик тәмле пешерә.
‒ Журнал укучыларыбызга әйтер сүзең бармы?
‒ Иң зур бәхет ул ‒ сәламәтлек, шуннан да зур бәхет юк. Сәламәтлегең булса, гомерең бар, гомерең булса күп әйберне төзәтеп була. Шуңа күрә мин барлык кешеләргә дә сәламәтлек телим.
Әңгәмә «Сәхнә» журналы 2020 елның декабрь санында бастырылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк