Киңәш кирәк...
Журналыбызда яңа рубрика – «Психолог киңәше» эшләп килә. Биредә билгеле бер артист психологка сорау бирә, ә психолог шул сорауга җавап кайтара. Рубриканың беренче кунагы – Илсөя Бәдретдинова, аның белән чыккан материалны Сезгә дә укырга тәкъдим итәбез.
Журналыбызда яңа рубрика – «Психолог киңәше» эшләп килә. Биредә билгеле бер артист психологка сорау бирә, ә психолог шул сорауга җавап кайтара. Рубриканың беренче кунагы – Илсөя Бәдретдинова, аның белән чыккан материалны Сезгә дә укырга тәкъдим итәбез.
Илсөя Бәдретдинова, татар эстрадасы җырчысы:
– Мин бу әйбер бөтен артистларга да кагыладыр дип уйлыйм. Кайбер вакытта, мәсәлән, концерттан соң тамашачылар белән фотографиягә төшәргә чыгабыз. Тамашачыларның төрлесе була бит инде. Әзрәк салып алганнары да була, этәләр-төртәләр... Хәзер бөтен кешедә телефон, төшәләр дә үзләренә ошамаса, «ә хәзер болай, ә хәзер тегеләй» дип, тагын төшәләр. Араларында бик үк адекват булмаганнары да очрый.
Мәсәлән, Түбән Камадагы тамашадан соң шундый хәл булды. Мин тамашачылар белән фотога төшәргә чыктым, ап-ак озын итәкле күлмәктән идем. Бер ират килде дә: «Минем әтиемнең туган көне, котлап видео яздырыйк әле», – ди. Мин: «Менә монда инвалид коляскасында утыручы ике кеше бар, әйдәгез, башта шуларны һәм өлкәннәрне җибәрик әле, аннан соң яздырырбыз», – дим. Бу моңа ошамады, сүгенеп тавыш куптарырга тотынды. Мин инде хәзер эшнең зурга киткәнен аңладым да, ничектер җайларга тырышам. «Хәзер-хәзер, 3 секунд», – диеп артым белән борылган идем, бу адәм минем итәккә аягы белән басты да, мине этеп тә җибәрде. Әлбәттә инде мин егылдым. Минем белән фотога төшәргә чират көтеп торган иллеләп кеше алдында барып төштем.
Менә шундый хәлләр дә була, монда елап та булмый, беркем сине яклый да алмый. «Нигә алай эшлисез?» дип теге ир-атка да дәшәргә куркалар, чөнки ул исерек һәм бик агрессив. Бу бик күңелсез ситуация һәм андый очраклар шактый булгалый. Мондый очракта артистлар гомумән нәрсә эшләргә белмиләр. Каты әйтеп тә булмый, чөнки ул синең тамашачың. Ләкин үзеңне дә шуның хәтле мескен хәлдә калдырып булмый бит инде! «Ярар, сезнең белән ун тапкыр төштек бит инде» дисәң, «Нәрсә сиңа жалко что ли? Йолдыз булдыңмы әллә?» дип әйтүчеләр дә бар.
Кайбер вакытта концерттан соң грим бүлмәсенә керәм, аяклар бик авырта, елар дәрәҗәдә утырганда фотога төшәргә тамашачылар килә. «Күпме көтеп торырга тиеш без сезне, инде 15 минут басып торабыз?!» дип зарлана башлыйлар. Аларга синең физик халәтең дә мөһим түгел, андый хәлләр еш була. Без артистлар белән үзебез генә калгач бу хакта бик еш сөйләшәбез. Аны тамашачыга сиздереп тә булмый, ләкин болай да озак дәвам итә алмый. Әлбәттә барысы да андый түгел, тәртипле тамашачылар күпчелек процент, әмма менә шундый күңелсез очраклар да булгалый...
Мондый очракларда артистларга нишләргә кирәк?
Психолог Вәсилә Шәмсевәлиева җавап бирә:
– Биредә сүз ачыктан-ачык конфликт турында бара. Каршылыкның сәбәпләре күп төрле булырга мөмкин. Беренче чиратта, әлбәттә, шәхси чикләр турында әйтеп китәр идем. Һәр кешенең эчке психологик даирәсе бар. Ул тәрбия, традицияләр, кабул ителгән кагыйдәләр, әйләнәтирәдәге вакыйгалар нигезендә формалаша һәм тормыш дәвамында үзгәрә. Кем өчендер бөтенләй кабул итмәслек әйбер икенче бер кешегә гадәти хәл булып тоелырга мөмкин. Төп каршылык шунда туа да инде. Син бер төрле фикер йөртәсең, икенче берәү моны бөтенләй кабул итми – үзенчә уйлый. Ә инде чикләр катгый рәвештә бозылып, киеренкелек килеп туа икән, һәркем үз мәнфәгатьләрен яклый, булдыра алган кадәр үзен кайгырта. Кайбер очракта кыен хәлдән чыгу өчен сөйләшү дә җитә. Ике якның уртак фикергә килүе каршылыкның төгәлләнүен күрсәтә.
Әгәр дә сөйләшү барып чыкмый икән, әңгәмәдәш сезне бөтенләй ишетми икән – барысын да ничек бар, шулай калдырыгыз. Башка кешене үзгәртеп тә, нәрсәгәдер ышандырып та булмый. Кәефегез төшмәсен, мондый очракларда эчке бөтенлекне саклап калу мөһим. Сезне аңлаган, кабул иткән кешеләр итагатьле булырлар, кискен каршылыкка да кермәсләр.
Артист һөнәренә килгәндә исә, тамашачыны сайлап алу мөмкин түгел, кешеләрнең дә төрлесе була бит. Күңелгә тигән каршылыклы хәлләрдән соң үз-үзеңә ярдәм итә белергә кирәк.
Моның өчен гадәти күнегү эшләп алырга мөмкин:
Мисал өчен, нәкъ менә хәзерге вакытта сезне чолгап алган предметларга, күренешләргә игътибар итегез. Бер минут эчендә төрле тавышларны тыңлагыз (җил исүе, сәгать йөреше, кешеләрнең аяк тавышлары һ.б.). Алга таба күзгә ташланган предметларны бәя бирмичә генә күзәтегез. Шулай ук кайдан нинди ис килүен дә искәртсәгез була. Тәндәге тоемлауларны күзәтегез, тирән итеп сулагыз. Күнегүне башкарганда игьтибарыгыз читкә юнәлмәсен. Бу техника кыска вакыт эчендә кешене тынычландыра ала. Инде эмоцияләр сүрелгәч, аек акыл белән булган хәлләрне тагын бер кат күздән кичерергә мөмкин. Үзегезне саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк