Логотип
Журналда укыгыз

Син булдырасың!

Кер инде хәлемә. Язып кара инде үзең. Әнә минем бүлмәмә кереп утыр да яз!

Салих Сәйдәшев белән танышкан вакытта мин Мәскәү консерваториясендә укый идем. Ул бик чибәр, мөлаем, зәңгәр күзле, бөтен хатын-кызларны үзенә карата торган ифрат интересный бер җегет иде...

1930 елда консерваторияне тәмамлап, Казанга Академия театрына музыкаль рольләрдә уйнаучы артистка булып эшкә кайттым. Шулай итеп, 1930 елдан алып, мин Кәрим абый Тинчурин кулы астында һәм атаклы композиторыбыз, татар музыкасын беренче мәртәбә буларак оркестр белән уйнатучы, татар классик музыкага юл салучы Салих Сәйдәшев кулы астында аның оркестрына кушылып спектакльләрдә уйный башладым...

Без Салих белән бик тиз арада дуслашып киттек. Бу дуслык иҗади дуслык дип атала иде. Ул миңа зур өмет белән карады.

«Галиябану» спектаклендә Галиябану роленә тәгаенләндем, «Наемщик»та ‒ Зөбәрҗәт, «Кандыр буе»нда Фәридә рольләрен башкару насыйп булды үземә...

Бервакытны шулай «Кандыр буе» спектакленә әзерләнәбез. Мин уйный торган Фәридә роленә бер ария җитми. Салих әлеге спектакльгә бик күп көйләр язган иде. Салих хәтта өлгерми, җитешми иде. Салихның артыннан ияреп йөрим, ялынып йөрим.

– Салих, җаным, ария кирәк миңа, языгыз әле миңа бер көй! ‒ дим.

Ә ул зәңгәр, мөлаем күзләре белән миңа тутырып карый да, ачуланмый-нитми генә:

– Әй, Сара акыллым, өлгермим бит инде. «Монтёрлар» җырын да төгәллисем бар. Яз инде үзең, язып кара, син бит консерватория бетереп кайттың, син бит музыкаль кеше! ‒ ди.

– Мин җыгылып китә яздым. Күзләрем шакмак булды. Тәмам каушап калдым.

Салих әйтә:

– Кер инде хәлемә. Язып кара инде үзең. Әнә минем бүлмәмә кереп утыр да яз! ‒ ди.

Нишлисең, бүтән чара юк дип, ризалаштым. Көй чыгарам дип азапланып беттем. Шулай тирләп-пешеп утыра торгач, бер мөлаем гына көй килеп чыкты. Җырлап карыйм, мату-ур... «Кандыр буе»на, Фәридәнең күңел тойгыларына килә бу җыр.

Икенче көнне Салихка күрсәттем ул җырны җырлап. Ул бик яратты.

– Менә бит, булган бит, ‒ дип, төзәтүләр кертеп, җырны оркестрга салды...

Тамашачыларның алкышлары беткәч, Салих аркамнан сөеп, кулымны үпте дә:

– Менә бит, Сара, әйттем бит язаласың син дип, ‒ диде...

...Салих Сәйдәшев, әлбәттә, бик тыйнак кеше иде, һәрвакыт тотнаклы, әдәпле, бер кешегә дә кычкырып эндәшми торган, гаҗәп тыныч табигатьле, мөлаем кеше иде...

«Таһир-Зөһрә» газетасы. Декабрь, 2000 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк