Логотип
Журналда укыгыз

Сөюдә ялгышасы килми

Зәринә Хәсәншина татар эстрадасында салмак танылып килүче җырчы кызларның берсе. Әйе, аның таныласы килә һәм ул бу максатына әле дә тугры булып кала. Без аның белән нәкъ менә хәзер күрешеп сөйләшергә булдык. Бер танылып, шактый популяр җырчы булгач, искә төшереп утырырбыз… 

Зәринә Хәсәншина татар эстрадасында салмак танылып килүче җырчы кызларның берсе. Әйе, аның таныласы килә һәм ул бу максатына әле дә тугры булып кала. Без аның белән нәкъ менә хәзер күрешеп сөйләшергә булдык. Бер танылып, шактый популяр җырчы булгач, искә төшереп утырырбыз… 

 «Минем дә яратасым, кияүгә чыгасым килә»

Сәлам, Зәринә! Яңалыкларың бармы? Ни хәлләрдә?

– 2020 ел минем өчен уңышлы ел булды дип әйтә алам. Җырчы буларак сәхнәдә популярлашу максатыма әкрен генә атлыйм. Премиягә дә ия булдым, аннан соң яңа җырларым да чыкты. Шулай ук Г. Тукай исемендәге дәүләт филармониясенә эшкә кердем. Филармониядә эшләгәч, концертлар да ешайды дип әйтергә кирәк. Бу минем кебек яшь җырчылар өчен бик яхшы мөмкинлек дип уйлыйм. Әгәр чыгышларың күбрәк икән, димәк, халык алдында ешрак күренгәлисең.

– Шәхси тормышлар ничек? Кияүдә түгелсең. Егетең барлыкка килмәдеме?

– Аралашырга һәм күрешергә теләүче егетләр бар инде ул. Әйтик, концертта берәр егетнең миңа үзенчәлекле итеп караганын сизәм дә, икенче көнне ул миңа берәр социаль челтәргә яза. Кайберләренә җавап та бирәм. Әмма һаман да: «Менә ул – минем ирем була алырдай кеше», – дип әйтә алырлык кеше очратмадым. Миңа апаларым да, әнием дә: «Кырт кисмә, бераз гына кешене бел, аңа үзен күрсәтергә ирек, вакыт бир», – дип ачуланалар. Ярар, кеше миңа кыяфәте белән артык ошап бетмәсә дә, мин аның белән аралашырга, аны күбрәк белергә тырышам. Әмма мин үземә-үзем әмер бирә алмыйм бит. Мин бервакытта да үземнән яшьрәк егеткә гашыйк булмам, дигән идем. Әмма әле күптән түгел бер студент егеткә күзем төште. Ул бит әле «гүләйт» итеп туймаган, аның әле тәҗрибә дә туплыйсы бар. Беркайчан да «беркайчан» дип әйтмә, диләр бит. Ә миңа гаилә кора алырлык, гаиләбезнең терәге, «башы» була алырдай ир-егет кирәк.

Ә бәлки йөрәгеңне тыңларга кирәктер?

– Без аның белән йөри алыр идек, чын. Әмма безнең мөнәсәбәтләр нәрсәгә китерер микән? Без өйләнешә алмабыз дип уйлыйм. Әлбәттә, син әйтмешли, йөрәкне тыңлап, хискә бирелергә дә буладыр. Әмма хәзер инде акыл белән эш итәргә кирәк. Бәлки элегрәк мин үз-үземә шушы егеткә тәгаен гашыйк булырга рөхсәт иткән дә булыр идем. Тизрәк онытырга кирәк, дидем үземә. Хәзер оныттым да инде. 

Димәк, аралашырга тырышкач, таләпләрең кими бара?

– Әйе, хәзер инде озын буйлы, бары тик кара күзле һәм чәчлене генә күзләмим. Шушы критерийларны еракка җибәрәм… Әмма, Алинә, башында ук кеше сиңа ошап бетмәгән икән, ничек кенә тырышсаң да, аның кимчелекләре, синең күңелеңә ятышлы булмаган яклары: «Сәлам, мин монда», – дип  кычкырып тора төсле. Һәрбер җитешсезлегенә килеп терәләсең. Ә кешене ошатсаң, башка өчен берәр ягы коточкыч кимчелек итеп күренсә дә, синең өчен ул ягы, киресенчә, аның үзенчәлеге булырга мөмкин.

– Әниең дә: «Кызым, берәрсе бармы?» дип сорап торадыр.

– Әнием шәхси тормышым өчен миннән дә ныграк борчыла кебек. Әле аңа: «Менә шушы егет белән таныштым, аралашабыз», – дисәм, ул һәр шалтыраткан саен яңа танышым турында сорашып тора. Язамы, шалтыратамы, ди. «Нинди ул?» – дип кызыксына. Минем дә яратасым, кияүгә чыгасым килә. Әмма Аллаһы Тәгаләдән әле вакыты җитмәгән, күрәсең. Аннан соң иҗат кешесе мәхәббәтсез яши алмыйдыр ул. Кимчелекләргә күз йомып: «Ялгыз калмыйм инде», – дип кенә, кияүгә чыга алмыйм бит. Ә илһамны каян алырмын, ничек иҗат итәрмен? Мин хисчән кеше. Үзең аңлыйсың, сөюдә бер дә ялгышасы килми.

«Әмма онытмаска кирәк: ут пешерергә дә мөмкин…»

Шундый сорау бирим әле: «йолдызлана» башламадыңмы? Танылуың арта бара бит.

– Бу сүзләреңне риторик сорау дип кенә кабул итәргәме соң?! Юк дип уйлыйм. Әле «йолдызлана алырлык» баскычка менәргә кирәктер башта.

Сиңа да шушы «авыру» йогар микән?

– Миңа калса, бу мизгелләр аша һәр артист та үтә. Кемгәдер танылу тиз арада «килеп төшә». Һәм ул, үзе дә сизмичә, «йолдызлана». Төрле кешеләр бар инде… Үзең дә аңлыйсың, безнең эстрадада «йолдызлык утын» тотучылар бар. Әмма онытмаска кирәк: ут пешерергә дә мөмкин. Артык «йолдызланып», бер мәлне юкка да чыгарга мөмкинсең. Миндә дә шушындый халәт булыр бәлки. Төгәл юк, дип әйтә алмыйм. Иң мөһиме – яныңда сине вакытында җиргә төшерә алырлык кешеләр булсын. Мин гади гаиләдән, әти-әнием миңа һәм энемә дөрес тәрбия бирделәр. Әле һаман да киңәшләреннән, үгет-нәсыйхәтләреннән аерганнары юк. Бер-бер хәл була калса, алар мине тиз арада урыныма утыртырлар  дип уйлыйм.

Чыгышлар, концертлар күбәйгәч, әйтик, дус кызларыңа  вакыт җитми башлагандыр. Мәсәлән, алар сиңа шалтырата, яза, ә синең җавап кайтарырга вакытың юк.

– Мондый хәлләр булгалый. Һәм хәтта дус кызларым миңа үпкәләп тә алалар. Әмма шуны әйтә алам: тугры дусларым бар. Алар төрле, шуңа күрә без алар белән бергә җыелмыйбыз, ә, киресенчә, башта мин берсе белән күрешәм, аннан соң икенчесенә вакыт табам. Нигә болай? Чөнки алар һәрберсе дә төрле өлкә кешеләре. Берсе белән мин бер темага аралашсам, икенчесе белән, гомумән, башка теманы күтәрә алабыз. Кызык та кызганыч та: әмма дус кызларым кайчак бер-берсеннән көнләшә. «Минем белән күрешмәдең, ә аңа вакыт тапкансың», – диләр. Мин вакыт табарга, аларга вакытында җавап бирергә тырышам. Аннан соң миндә шундый гадәт бар: берәрсенең миңа хат язганын күрәм дә җавап бирергә онытам. Бер 4-5 сәгатьтән искә төшә инде ул… Миңа бераз гына үпкәлиләрдер дә, әмма соңыннан барыбер дустанә мөнәсәбәттә калабыз. Бу йолдызлану белән бәйле түгел, мин бары тик онытам.

Ут пешерә дә, дисең. Артык «йолдызлансаң», дусларны да югалту мөмкиндер?

– Минем астрологта бер тест үткәнем бар. Шушы тест нәтиҗәләре буенча минем өчен дуслык төшенчәсе мәхәббәткә караганда мөһимрәк булып чыкты. Дусларымның кадерен беләм. Һәм бу буш сүзләр түгел. Әлбәттә, дуслар саны, иләк аша үткән саен, кимергә дә мөмкин. Әгәр кемнән дә булса миңа карата салкынлык тоям икән, мин ул кешене җибәрергә көч табам. Кешенең аралашасы килми икән, аны берничек тә мәҗбүр итеп булмый. Аннан соң андый аралашу, дуслык нигә кирәк? Дуслык бит ул, минемчә, ихлас, ачык булырга тиеш. Мәсәлән, кияүгә чыгу да дуслыкны сыный. Ханым статусына ия булган дустың башка тормыш рәвеше белән яши башлый. Ул синең белән аралашырга, күрешергә вакыт таба алмаска мөмкин. Минемчә, кияүгә чыктың икән, иреңә генә буйсынып яшәү дигән сүз түгел. Синең үз фикерең дә булырга тиеш. Әмма мин дус дип атаган кызлар арасында алай мине сатканнары, миннән ераклашканнары юк.

 «Үземнең фигурам миңа әле һаман да ошап бетми»

Синең белән берәүнең аралашасы килә, әмма ни өчендер сиңа ул кеше белән аралашу рәхәт түгел. Әйтик, бу бер хатын-кыз булсын. «Минем синең белән аралашасым килми», дисеңме аңа?

– Андыйлар бар. Кеше белән күрешкәч үк, аның турында бер фикер барлыкка килә. Я сиңа аның белән аралашу җиңел бирелә, я аралашу «ятмый». Әгәр син үзеңне билгеле бер кеше янында уңайсыз хис итәсең икән, аның белән аралашу кирәк микән?.. Әгәр эш буенча очрашырга туры килгән очракта, юлын табып, артык аралашмаска тырышам. Шалтыратсалар, җавап бирмәскә мөмкинмен. Сөйләшергә туры килсә, артык җәелеп басып тормыйм: «Эшем бар», — дип китү юлын эзлим. Әмма: «Аралашасым килми», – дип, туры бәреп, әйтә алмыйм.

Әмма кеше ялгыша да ала.

– Дөрес! Бүген сиңа елмаеп торучы, иртәгә аяк чалырга мөмкин. Андый мисаллар миндә дә бар. Мин үзем кешегә ышанучан. Хәтта берәрсе: «Алдый бит инде», – дисә дә, соңгы чиккә кадәр ышанычымны югалтмыйм. Ничек ул кеше миңа ялганласын инде?! Аны төрле юллар белән якларга тырышам. Әмма сөйләп, кычкырып торучы фактлар барлыкка килгәч, шушы кешенең икейөзле булуына инанасың.

– Мәктәптә укыганда сине кимсеткәннәр… Таза, ямьсез, имеш.

– Алар тормышымны социаль челтәрләрдә карап бара, ә мин аларга «язылмаган». Мин аларга үпкәләмим. Җибәрдем инде. Әмма «комплекслар»дан арынып бетмәдем әле. «Мин чибәррәк һәм ябыграк була алам», — дим. Холкымның бу ягы балачактан килә инде. Үземнең фигурам миңа әле һаман да ошап бетми. «Таза бит инде мин, ябыгырга кирәк», — дим.

Егетләргә «пышкалар»  ошый бит!

– Егетләргә ошый, әйе. Минем артык ябык та буласым килми. Әмма тагын бер ничә килограмм белән саубуллашсам, комаучаламас.

Быел планнар нинди соң?

– Җырчы буларак тагы да ныграк танылырга иде. Инвестицияләр кирәк, аңлыйм. Булдыра алганча күбрәк үз-үземә реклама ясарга, яңа клиплар төшерергә телим. Бүген мин эшләгән акчамны үземә генә туздыра алам. Аллаһ боерса, гаиләм булгач, билгеле, «уртак бюджет» барлыкка киләчәк. Шуңа күрә, мөмкинлегем булган саен, нәкъ менә үземне кайгыртырга иде. Аннан соң бары тик халык җырлары һәм ретро-җырлар гына кергән альбом яздырасым килә.

Татарстанның атказанган исемен бирәбез, дисәләр…

– Мин моңа лаеклы түгел. Аннан соң тамашачы да аңлап бетермәс. Мин әле сәхнәдә дә озак эшләмим. Үз гомерләрен сәнгатькә, мәдәнияткә багышлаган артистлар да атказанмаган, ә мин «атка атланыйммы?»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк