Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Соңгы берничә елда татар музыка дөньясының яшь композиторлары тыңлаучыларга берсеннән-берсе матур әсәрләр бүләк итә. Шул сәләтле шәхесләр исемлегендә аерым урынны Миләүшә Хәйруллина алып тора. Миләүшәнең әсәрләрендә аның үзенә генә хас якты моңсулык, шул ук вакытта өмет хисләре чагыла. Кайсы гына очракта да аның көйләрен башка композиторлар әсәрләре арасыннан танып, аерып алып була. 2024 елның сентябрендә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залын бизәгән концертында игътибар күбрәк җырларга бирелгән иде. Ә 5 апрельдәге “Кызыл юлдан” авторлык концертының концепциясе сизелерлек аерыла. Шул турыда яшь композиторның үзе белән аралашып, уй-фикерләрен, хисләрен язып алдым. Миләүшәнең үзе турында да кыскача мәгълүмат бирү урынлы дип санадым.
Миләүшә Хәйруллина (алда М.Х.): “Мин Казан кызы. Башта 5 нче санлы музыка мәктәбендә укыдым. Аннары Казан дәүләт консерваториясе каршындагы сәләтле балалар өчен махсус музыка мәктәбендә белем алдым, соңыннан Казан консерваториясен тәмамладым. Барлык белем баскычларын үттем дисәм дә дөрес булыр.
5 яшемдә мине музыка мәктәбенә биргәннәр, ә 6 яшьтә инде мин сольный концертта үз әсәрләремне уйный идем. Музыка язуга осталыгым булу шулай балачакта ук күренә башлады, бу сәләт миндә иртә ачылды. Шулай да пианистка буларак әле күп еллар чит авторларның әсәрләрен башкардым, шулар белән күп бәйгеләрдә катнаштым. Ә менә соңгы 5 елда, бигрәк тә “Кави-Сәрвәр” операсыннан соң, мин акрынлап композициягә күчтем һәм хәзер мине классик пианист дип атап булмыйдыр, мөгаен. Мин күп җирләрдә һаман да шулай ук рояль белән чыгыш ясыйм, ләкин хәзер үз интерпретациямдә үземнең әсәрләрне башкарам, чөнки композиторлыкка өстенлек бирдем. Хәзер инде мин үземне тулысынча композитор дип атый алам.
“Кызыл юлдан” авторлык концертымның идеясен үзем тудырдым. Моңа кадәр булган берничә проекттан, бигрәк тә 2024 елның сентябрендә узган концерттан да җыелган гомуми бер нәтиҗә дип тә атарга буладыр аны. Монда күбрәк классик, зур форма, ягъни музыканың академик юнәлешенә өстенлек бирерлде. Ә сентябрьдә җиңел, эстрада юнәлешендә эшләдек. Кичә буена 2-3 тапкыр гына берничә җөмлә әйтү өчен кулга микрофон алдым һәм концерт буе рояльдә үзем уйнадым, бөтен әсәрләр дә сәхнәнең ике як диварында слайдларда игълан ителде. Музыка нон-стоп барды һәм без сүзләргә бүленмәдек. Тамашачылар музыка тыңлады, шул ук вакытта җырларның тәрҗемәсен һәм бөтен кирәкле мәгълүматны дә укып барды. Бу форматны күпчелек бик уңай кабул итте, кешеләр өчен бу яңалык иде. Мөгаен, “Кызыл юлдан” шул сентябрь концертының үзенә күрә бер дәвамы булгандыр. Бу концертта да слайдлар кулландык. Чөнки тәрҗемә булу, тамашачыларның бөтен нәрсәне аңлавы минем өчен бик мөһим. Әсәрләремне тыңлаучы публика бик төрле бит, анда татар телле тамашачы да, рус телле тамашачылар да күп. Рус телле тамашачыларның татар әсәрләре, татар музыкасы белән кызыксынуы миңа бик кадерле. Бу минем өчен һәрвакыт кечкенә генә, ләкин бик мөһим җиңүләр. Бу юлы концертымда күпмедер күләмдәге мәгълүматны, гомуми идеяне генә слайдларга биреп, күбрәк үзем сөйләргә булдым. Музыкам һәм үзем белән тамашачы арасына башка берәүне – алып баручыны кертүне кирәк санамадым. Мин тамашачыны музыка һәм уйларым ярдәмендә әңгәмәгә чакырам бит. Алар белән мөмкин кадәр ачык сөйләшергә, аларга үз музыкамны ышанып тапшырырга телим. Шуңа күрә бу минем өчен бик табигый алым булып тоелды. Үз тавышым белән шундый ышанычлы интонациядә мөһим фикерне тапшырып, тамашачыны иң баштан ук концертны дөрес кабул итүгә көйләргә булдым»
Концертның беренче бүлегендә “Әкият” курчак театрында куелган “Анам кыры” (Чыңгыз Айтматов повесте буенча) спектакле өчен махсус язылган әсәрләр һәм Борис Пастернакның “Доктор Живаго” әсәре буенча язылган роман-поэмасы яңгырады. Икенче бүлектә тамашачы инде яратып өлгергән “Кави-Сәрвәр” операсыннан Эльза һәм Артур Исламовлар, Любовь Добрынина башкаруында арияләр яңгырады. “Шагыйрь” поэмасында композитор күренекле татар шагыйрьләре Габдулла Тукай, Дәрдмәнд, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Рәдиф Гаташ, Луиза Янсуар шигырьләрен көйгә салган. Ә көйләр Бөекбритания дирижёры Джереми Уолкер җитәкчелегендә Дәүләт академия симфоник оркестры тарафыннан уйналды. Алай гына да түгел, кайбер әсәрләрне Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры җырлавы баетты һәм бу нур өстенә нур булды.
М. Х.: “Спектакльләргә көй иҗат иткәндә мин режиссерга таянам, гомумән, беренче чиратта командага хезмәт итәм. Режиссёр, актёрлар белән аңлашып эшлим, булдыра алганча ярдәм күрсәтәм. Җиңел уйналсын һәм дөрес образлар тусын өчен җылы атмосфера булдырырга тырышам, үземне күрсәтү, осталыгымны раслау өчен генә эшләмим. Үзенә күрә тылсымчы-ярдәмче булып торуымны яхшы аңлыйм. Әлбәттә, иң башта беренчел чыганакны, инсценировканы укыйм. Беркайчан да “Менә сезгә музыкам, кулланыгыз” дип кенә җибәргәнем юк. Теге яки бу спектакльгә көйне башта эчемдәге образлар дөньясы тудырырга тиеш. Озак вакыт эзләп, көйне язмыйча шулай эчтән әзерләнеп йөри алам мин. Спектакльгә көй язу өчен нинди ысуллар кулланырга, кайсы стильдә эшләргә, кайсы музыка уен коралларын кулланырга? Болар барысы да бик мөһим! Мин һәрвакыт башта төп тема – лейтмотивны язам һәм аннары гына калган көйләргә күчәм. Шулай нигезендә бер үк тема яткан көйләр, яңа композицияләр туа. Минем өчен музыкаль драматургия бик мөһим! Еш кына төрле театрлардагы спектакльләрне караганда анда кулланылган әсәрләр, композицияләр үзара берничек тә бәйләнештә түгеллекне, бернинди үсеш булмауны тоям. Ягъни музыкаль драматургия берничек тә үсми, ул анда гомумән юк. Мин бу күренешне яратмыйм. Әлбәттә, минем көйләр спектакльдә фон буларак, өстәмә бер бизәк булып баруны аңлыйм мин. Ләкин шул ук вакытта, кагыйдә буларак, мине бит музыка мөһим роль уйнарга тиешле спектакльләргә көй язарга чакыралар. Шуңа да мин композицияләр циклы эчендә үз драматургиямне төзим һәм шулай итеп спектакль өчен язылган көйләрем мөстәкыйль сәхнә әсәрләренә әйләнә. Мин инде ул әсәрләрне аерым бер концерт итеп, зур симфоник оркестр башкаруында тамашачыга тәкъдим итә алам”
Миләүшәнең җаны-тәне белән музыкага бирелүе, үз эше белән янып яшәвенә бары сокланып кына була. Киләчәктә язылачак әсәрләре дә тыңлаучы күңеленең иң тирән кылларын тибрәтсен дигән теләктә калам!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
-
Камал театрының яңа бинасында беренче премьера!
-
43 нче Шаляпин фестивале тәмам!
Комментарий юк