"Болгар кызлары" төркеме солисткасын Россиядән чыгармыйлар
«Болгар кызлары» төркеменең солисткасы Айгөл Зәйнуллина ире белән 6 ел элек аерылышкан, Айгөлнең сүзләренчә, шушы көнгә кадәр улларын тәрбияләүдә бернинди дә катнашы булмаган ир, балаларның атасы, газ...
«Болгар кызлары» төркеменең солисткасы Айгөл Зәйнуллина ире белән 6 ел элек аерылышкан, Айгөлнең сүзләренчә, шушы көнгә кадәр улларын тәрбияләүдә бернинди дә катнашы булмаган ир, балаларның атасы, газиз әниләреннән аерып малайларны Казахстанга алып китеп, яшереп тота.
Берничә айга сузылган суд эшләре әлегә Айгөл өчен уңай карар чыгармыйлар. Әни кеше балаларын күрә алмый интегә, шулай ук, күптән түгел Айгөлгә Россия территориясеннән чыгып китү тыелуы хакында билгеле булды.
«Болгар кызлары» төркеме белән Төркиянең Стамбул шәһәрендә чыгыш ясарга тиеш булган Айгөл Зәйнуллинаны аэропорттан үткәрмәгәннәр. Җырчы сүзләренчә, бу эшне аның элекке ире Шарифулин Т.И. махсус Айгөл уллары Тамерлан белән Әмирханны алып кайтып китә алмасын өчен эшләгән.
Айгөлнең тизрәк уллары белән очрашуын һәм суд эшләренең уңай тәмамлануын теләп калабыз.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @aigul.zainullina
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк