Логотип
Хәбәрләр

Камал театры «Һөнәр» фестивален соңгы тапкыр үткәрергә мөмкин

 «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале Камал театры тарафыннан соңгы тапкыр үткәрелергә мөмкин. Алга таба оештыручылар фестивальне Кариев театры карамагына тапшыру турында уйланалар. Ике...

 «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале Камал театры тарафыннан соңгы тапкыр үткәрелергә мөмкин. Алга таба оештыручылар фестивальне Кариев театры карамагына тапшыру турында уйланалар. Ике театр җитәкчелеге дә бу мәгълүматны кире какмый. Быелга Кариев театры сәхнәсе фестиваль мәйданчыкларының берсе буларак кулланылачак.

  • Оештыручылар билгеләп узганча, фестиваль Казанда 2-9 декабрь көннәрендә узачак. Бу - унынчы фестиваль. «Һөнәр» фестиваленең быелгы географиясе Бухарест, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Ижевск, Әлмәт, Буа һәм Казан шәһәрләрен колачлый.

Фестиваль, традиция буенча, яшь режиссерларга үзләренең иҗади хезмәтләрен тамашачыларга тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала. Тамашачылар игътибарына соңгы ике театраль сезонда куелган спектакльләр тәкъдим ителә.

Афишага татар һәм рус телләрендә 17 спектакль кертелгән. Спектакльләр Казанның алты театраль мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Кариев театры һәм «Угол» иҗат лабораториясендә һәм Үзәк ЗАГСның элеккеге бинасында уза.

Чыганак: Татар-информ

Фото: Алсу Габдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк