Казан яшь тамашачы театрында «Любовь людей» спектакле күрсәтеләчәк

22-23 ноябрь көннәрендә 18.30 сәгатьтә Казан яшь тамашачы театры сәхнәсендә кабат Д.Богославский пьесасы буенча куелган «Любовь людей» спектакле күрсәтеләчәк (режиссёры Туфан Имаметдинов).

Бу әсәрдә нинди мәхәббәт турында сөйләнә?

Спектакльнең барлык персонажлары да җылылык һәм җәйне юксына. Алар барысы да шушы могҗизаны көтеп яши. Бәхеткә һәм җылыга сусаулары шулкадәр көчле ки, бер бәхетле мизгел өчен алар бөтен булган нәрсәләрен корбан итәргә әзер.

 Катнашалар:

Татарстанның халык артистлары Надежда Кочнева һәм Галина Юрченко; Республиканың атказанган артистлары Павел Густов, Алексей Зильбер, Елена Калаганова, Арсений Курченков, Дмитрий Язов, Алсу Густова, Гөлнара Мөхтәрова, Елена Синицына.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
395
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Минем хәлләр җырларлык түгел»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы