Хәбәрләр
Матурлык салоныннан 4 каш белән кайтып киткән
FOX4 News мәгълүмат порталы хәбәр итүенчә, бер ханым, матурлык салонына баргач, аннан 4 каш белән кайтып китә. Джэми Ледбеттерның яшьтән үк кашлары аксыл төстә була. Узган елның ноябрендә 42 яшьлек ам...
FOX4 News мәгълүмат порталы хәбәр итүенчә, бер ханым, матурлык салонына баргач, аннан 4 каш белән кайтып китә. Джэми Ледбеттерның яшьтән үк кашлары аксыл төстә була. Узган елның ноябрендә 42 яшьлек америкалы ханымга кызлары 250 долларлык купон бүләк итә.
Әмма, кызганычка каршы косметолог эшен тиешенчә башкармаган булып чыга. Нәтиҗәдә Ледбеттерның йөзендә табигать яратканча 2 түгел, ә 4 (!) каш хасил була.
Ханым косметолог хатасын макияж белән яшерергә тели, ләкин барлык тырышулар юкка була. «Моны дошманыма да теләмәс идем. Бу хәл минем үзбәямне тулысынча юкка чыгарды, - дип сөйли Д.Ледбеттер. – Мин нишләргә дә белмәдем. Ул вакытта бер егет белән очрашып йөри идем, бу вакыйгадан соң ул мине ташлады».
Әле исә косметолог корбаны булган Джэми тире тергезү буенча махсус курс үтә, якынча исәпләүләр буенча, аның бәясе - 1000 доллар (64,4 мең сум). Каш төзәтәм дип күз чыгарган салон хезмәткәре күп тә үтми косметолог карьерасын ташлаган.
Автор: Ә.Шакирҗанова.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: fox4kc.com порталындагы видеодан кадр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
-
Камал театрының яңа бинасында беренче премьера!
-
43 нче Шаляпин фестивале тәмам!
Комментарий юк