Никита Панфиловны чит илгә чыгармыйлар
«Мажор» сериалы йолдызы Никита Панфиловның алиментлар буенча зур суммада әҗәте барлыкка килгән. 40 яшьлек Никита Панфилов үзенең шәхси тормышы турында бик сирәк сөйли, сүз уңаеннан, аны беркайчан да...
«Мажор» сериалы йолдызы Никита Панфиловның алиментлар буенча зур суммада әҗәте барлыкка килгән.
40 яшьлек Никита Панфилов үзенең шәхси тормышы турында бик сирәк сөйли, сүз уңаеннан, аны беркайчан да гади дип атый алмый. Язмыш аңа еш кына күңелле булмаган сюрпризлар бүләк иткән. Бер әңгәмәсендә ул беренче хатыны Вера Бабенко белән никахы аның хыянәте аркасында таркалды, дип белдерде. Аңа «аркага пычак кадау» дигән гыйбарәнең нәрсә икәнен үзендә тыярга туры килгән.
«Мин әздән генә аңымны югалтмадым... миңа хыянәт иттеләр», — дип сөйләде Никита. Соңыннан икенче хатыны Лада белән очрашу аңа көч өсти, рухландырып җибәрә. 2013 елда аларның уллары Добрыня туа. Әмма тиздән Никита янә хыянәт турында белә...
Актерның икенче хатыны, Лада белән аерылышуы җиңелләрдән булмый: ир белән хатын мал-мөлкәтне бүлешә, әтисенең улы белән очрашу турындагы мәсьәлә хәл ителә. Дүрт ел үтсә дә, ыгы-зыгылар тынмаган. Чираттагы ызгыш алиментлар түләү аркасында килеп чыккан. Иптәше Лада сөйләгәнчә, июнь аенда Никитаны чит илгә чыгармаганнар.
Фото: @panfilov_nikita
Г.Ярмиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк