«Россия – Алтын Урданың дәвамчысы дигәнгә, беркадәр вакыт узгач, җәмгыять тынычрак карар»
Икенче апрель көнне “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Алтын Урда һәм Кара диңгез буйлары. Чыңгызыйлар империясе сабаклары” күргәзмәсе ачылды. Тантанада Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Михаил Пиотровский...
Күргәзмә XIII йөзнең 60нчы елларында Чыңгыз ханның бөек империясе таркалуыннан соң оешкан, урта гасырларның иң олы һәм этник яктан гаҗәеп чуар дәүләт булган Алтын Урда (Җүчи Олысы) дәүләтенә багышлана. Белгечләр аның сәяси һәм мәдәни глобализациясе нәтиҗәләрен чагылдыра торган күзәтүләрне берләштереп күрсәтте.
Михаил Пиотровский: “Алтын Урда Россиянең бүгенге хәтер сугышының мөһим сюжетларының берсе”
Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Алтын Урдага багышланган күргәзмәне зур эзләнүләрнең нәтиҗәсе дип атады: “Әлеге күргәзмәдә Россия музейларының нәрсә белән шөгыльләнгәнен күрергә була. Алар хәтер сугышын мәдәниятләр диалогына чыгара. Алтын Урда – Россиянең бүгенге хәтер сугышының мөһим сюжетларының берсе. Мәдәни диалоглар булмаса, хәтер дә юк дигән сүз.
Тулырак интертатта
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк