Рушан Хантимеровны котлыйбыз!
«Болгар радиосы»нда «Авыл сулышы» тапшыруын алып баручы һәм «Яңалыклар» хезмәтендә эшләүче коллегабыз Рушан Хантимеров өйләнде! @rushan_hantimero 13 апрель көнне Рушан сөйгән яры белән никах укытты. К...
«Болгар радиосы»нда «Авыл сулышы» тапшыруын алып баручы һәм «Яңалыклар» хезмәтендә эшләүче коллегабыз Рушан Хантимеров өйләнде! @rushan_hantimero 13 апрель көнне Рушан сөйгән яры белән никах укытты. Кәләш Рушанның якташы - Апас районы кызы. «Сөйгәнемнең исеме - Рузия. Әниемнең дә исеме Рузия. Тиздән гаиләбездә рәсми рәвештә ике Рузия Хантимерова булачак, Алла боерса», - дип сөйләде Рушан. Яшьләр туйны зурлап үткәрергә теләми. Май аенда язылышып, әлеге вакыйганы якыннары белән генә билгеләп үтәргә җыеналар. Яшь гаиләне чын күңелдән котлыйбыз, гаилә бәхете һәм иминлек телибез!
Фото: @bolgarradiosi
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк