Логотип
Блоги

Алия Исрафилова балаларын качыра?!

Сез җырчы Алия Исрафилованың ничә баласы бар дип уйлый идегез? Вәәәт, мин дә берәү - икенче сыйныфта укучы Сәлим дип кенә белә идем. Ә баксаң.., Ул калган балаларын качырып яткырган! Шушы көннәрдә ген...

Сез җырчы Алия Исрафилованың ничә баласы бар дип уйлый идегез? Вәәәт, мин дә берәү - икенче сыйныфта укучы Сәлим дип кенә белә идем. Ә баксаң.., Ул калган балаларын качырып яткырган! Шушы көннәрдә генә аңа инстаграм аша шундый сөаль җиткергәннәр дә. "Сез нишләп башка балаларыгызны халыктан качырасыз?" Чәй эчеп утырган Алия - тончыккан. Ничек инде качырам? Кайда качырам?! Ә имәндәге чикләвек беләсезме кайда икән? Алия бер көнне паркта йөргәнен инстаграмга куйганмы - куйган! Янында Сәлимнән кала тагын ике малай йөгереп йөргәнме - йөргән! Нинди балалар икәнен аңлатмаганмы Алия - аңлатмаган! Эх сине, Исрафилова... "Сеңлем Альбинаның уллары алар, - дип кеткелде Алия әлеге килеп туган хәлгә аңлатма биреп. - Ничек бәбиләр табып, шуны яшереп ятмак кирәк". Менә шулай, җәмәгать - инстаграмга ни дә булса, нинди дә чит-ят бала белән фото-видео куйганчы уйланыгыз сез: сез бала качырып ятучылар рәтендә түгелме алай-болай... Алайсааам...

 

 

Гөлнара Җәлилова

Фото: җырчының шәхси архивыннан

 

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021