Логотип
Блоги

Ә без инде күптән үлеп беткән

«Әнием, бөтен кеше берешәр шигырь китабы алып килде! Яңа шигырь китабы! Апа кушты бит!» дип ярсып-ярсып сөйләргә кереште 7-8 яшьлек кыз әнисенә. Кибеттәге азык-төлек рәтләре арасыннан атлаучыларга, бә...

«Әнием, бөтен кеше берешәр шигырь китабы алып килде! Яңа шигырь китабы! Апа кушты бит!» дип ярсып-ярсып сөйләргә кереште 7-8 яшьлек кыз әнисенә. Кибеттәге азык-төлек рәтләре арасыннан атлаучыларга, бәлкем, игътибар да итмәгән булыр идем... Әмма «шигырь», «китап» сүзләре колакны шундук шомрайтты шул... Мәктәптә укытучы апалары сорагандыр инде күрәсең... Мин хатирәләргә бирелеп үзебезнең агач авыл мәктәбе, аның китапханәсе бүлмәсенә «йөгереп кайтам», аннан хәтер авыл башындагы шактый саллы байлыгы булган авыл китапханәсенә алып китә... Теге йотлыгып, су урынына эчкән искитмәле бай китап галиҗанәпләре дөньясына. Лепер-лепер ‒ бер сүз белән. Һәм шул мизгелдә мине теге матур кызчыкның әнисе «атып та үтерә»: «Каян алыйм мин сиңа яңа шигырь китабы?! Шагыйрьләр күптән үлеп бетте, аларның саргаеп беткән китаплары хәзер китапханәләрдә генә саклана инде!..» Шул хуттан өйгә сөт кайтмаган. Хәер, үлеп беткәннәр сөт эчә димени инде, җүләр...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021