Логотип
Блоги

Былтыр кысканга...

Сез йоклар алдыннан балагызга нинди әкиятләр укыйсыз ул? Электрон варианттагы кыска урыс әкиятләреме, китаптан татарчаларынмы? Минем, мисалга, гупчим хәтер юк. Әкиятләргә дә, хикәятләргә дә, уйдырмала...

Сез йоклар алдыннан балагызга нинди әкиятләр укыйсыз ул? Электрон варианттагы кыска урыс әкиятләреме, китаптан татарчаларынмы? Минем, мисалга, гупчим хәтер юк. Әкиятләргә дә, хикәятләргә дә, уйдырмаларга да... Ә менә киштәдә торган Тукайның «Шүрәле»се белән «Су анасы» ятланган диярлек. Балалар да аны шундый яратты ки ‒ «качма, качма, әй карак», «көй өчен тавыклары җырлай диләр» кебек җирләрендә хор белән әкият сөйлибез! Шундый тәэсирле ки мәйтәм ‒ калган әкиятләрне икедән артык тыңлап булмый, ә Шүрәле белән су анасына көндәш табам димә. Менә кичә дә, кайсы гына әкиятне сөйлим икән инде, дигән соравыма яңгыравык җавап ишетелде: «киштәдә бит ‒ ШүВәле». Рәхмәт яусын инде сиңа, Тукай, гаджет балаларын да кулда тотарга өйрәтәсең бит...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021