Логотип
Блоги

Дилә Нигъмәтуллина кояш эзләп киткән

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина Казаннан качкан әнә. Кояш эзләп киткән. Җылы эзләп. Эзли-эзли Гарәп Әмирлекләренә кадәр барып җиткән. Су буенда кояшка кинәнеп кенә ята ди ‒ фотоларыннан шулай күренә. Һава т...

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина Казаннан качкан әнә. Кояш эзләп киткән. Җылы эзләп. Эзли-эзли Гарәп Әмирлекләренә кадәр барып җиткән. Су буенда кояшка кинәнеп кенә ята ди ‒ фотоларыннан шулай күренә.

Һава торышлары бик эссе тора, дип тә тасвирлап китә Дилә. Пляжда яту көндезге унбергә кадәр генә мөмкин, дип тә шәрехли җырчы. Өске купальнигын күреп, тулаем күрергә теләүчеләрнең дә колакларына киртли: тулы буйга төшкән фотолар булмаячак! Анда купальниктан пляжда ятуы да бик кыен, дип яза Дилә, пляжда түгел, ачыграк кием белән болай йөрүләре дә кыенсындыра торган ил, ди ул. Хәер, кайбер туристлар мөселман иленең ул кагыйдәләре белән санлашып тормый инде ул ‒ ялга килгәч, акчаны түләгәч, теләсә ничек тә ярый, дип уйлый булса кирәк...

Ә Дилә... Бераз кызынып алгач, су кергәч, экскурсиягә бара әнә. Ул матур илнең матур почмакларын һичшиксез күреп калырга кирәк. Ничә барсаң да, туйдырмый, бөтен яктан шаккатыра торган ил шул ул ‒ Гарәп Әмирлекләре...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021