Лилия Биктимерова иренең туган ягына еш кайтамы?
Туйда нинди теләк телиләр әле? Ие шул тазалык-саулык, муллык, күп-күп бәбиләр, бәрәкәтле тормыш янына, «ике якны да тигез күрегез», дип өстиләр. Хатын-кыз ул яктан хәйләкәррәк була үзе ‒ тигезләвен...
Туйда нинди теләк телиләр әле? Ие шул тазалык-саулык, муллык, күп-күп бәбиләр, бәрәкәтле тормыш янына, «ике якны да тигез күрегез», дип өстиләр.
Хатын-кыз ул яктан хәйләкәррәк була үзе ‒ тигезләвен тигезли дә белә, әмма үз әти-әниеңне ныграк сагынасың шул... Әмма бу әле ир ягын икенче планга калдыру дигән сүз түгел. Һич түгел! Алар нигезенә кайтканда да, алар кунакка килгәндә дә якты йөз, такта чәй алдан, кем әйтмешли.
Әнә, Башкортостанның атказанган артисты Лилия Биктимерова да нәкъ шулай дип саный. Кияүгә чыккансың икән, тормыш иптәшеңнең туган ягына юллар өзелмәскә, ир ягы туганнарын хөрмәт итә белергә кирәк, дип саный ул. Шушы көннәрдә генә җырчы пар Башкортостанның йөз еллыгына багышланган концерт тамашаны Борай җирлегендә караган. Борай ‒ Фәдис Ганиевның туган ягы икән. Борай килене Лилия төсле, мәйтәм, ирегезнең туган якларына кайтып йөрисезме соң, кызлар?..
Автор: Гөлнара Җәлилова
-
“Гармунтуй” гала-концерты
-
Спектакльгә билет от!
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
-
Бездән җыр - сездән видео!
-
«Һөнәр» XVI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале
-
Ләйсән Мәхмүтова: «Күңелем могҗиза көтә»
-
Депутатлар языла!
Комментарий юк